Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер очрашу үзе бер гомер

Һәр елның 1 октябрендә Өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягәә әверелде. Быел мәктәбебез коллективы безнең өчен искиткеч матур бәйрәм оештырды. Залга килеп кергәч тә бәйрәмчә атмосфера үзенә җәлеп итте. Як-якка күз салып, бераз аралашып алганнан соң, мул итеп әзерләнгән өстәл артларына кереп урнаштык. Озак еллар дәвамында мәктәпнең бәйрәм ки­чә­лә­рен, тантаналы...

Һәр елның 1 октябрендә Өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягәә әверелде.
Быел мәктәбебез коллективы безнең өчен искиткеч матур бәйрәм оештырды. Залга килеп кергәч тә бәйрәмчә атмосфера үзенә җәлеп итте. Як-якка күз салып, бераз аралашып алганнан соң, мул итеп әзерләнгән өстәл артларына кереп урнаштык.
Озак еллар дәвамында мәктәпнең бәйрәм ки­чә­лә­рен, тантаналы чараларны зур осталык белән алып баручы Розалия Камиловна бүген дә бәйрәмне баш­лап җибәрде. Аның тирән хисләр аша җиткергән һәр сүзе күңелләрдә якты эз калдырды. Мәктәп директоры Гөлүсә Илдаровна барыбызны да Өлкәннәр көне белән котлады. Бүгенге көндә мәктәп тормышына, коллективның уңышларына, алда торган бурычларга тукталып китте. Үз эшенә һәрвакыт зур җавапчылык белән караучы профсоюз оешмасы җитәкчесе Светлана Илдусовна да барыбызны бәйрәм белән тәб­рикләп, изге теләкләр юллады.
Без, өлкәннәр, мәктәп коллективының ирешкән һәр уңышына куанабыз, аның элек-электән яуланып килгән дәрәҗәсенең саклануына ышанып калабыз.
Әтнә мәктәбенең заман белән бергә уңышлы гына атлап баруында, әлбәттә, үзенең бар гомерен мәктәпкә багышлап, вакыт белән исәпләшмичә, үз-үзен аямыйча эшләүче киң эрудицияле, зур тәҗрибәле белгеч, элеккеге мәктәп директоры Илсур Дәминовның роле гаять зур. Коллектив моны һәрвакыт истә тота. Һәм бүгенге кичәдә аңа багышлап әзерләнгән видеопрезентация бик урынлы булды. Күңелләр тулды, хатирәләр яңарды. Рухы шат булсын мәрхүмнең. Илсур Шакировичның ике баласы да мәктәп коллективының намуслы укытучылары. Әтиләре күрсәткән юлдан туры атлыйлар.
Мәктәпнең сәнгатькә сәләтле укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт номерларын карап, күңелләребезне юаттык. Ашап-эчеп сыйланганнан соң командалар арасында ярышлар оештырылды.Уен-көлке, шаярулар күп булды.
Өлкән укытучыларга да сүз бирелде. Рита Сабировна кыскача мәктәпнең тарихына тукталып китте. Әйе, Әтнә мәктәбен шушы еллар эчендә кемнәр генә җитәкләмәгән. Алар безнең тарихыбыз. Мәктәп музеенда без алар белән таныша алабыз. Барысының да урыннары җәннәттә булсын. Бүгенге бәйрәмдә Шәрипов Әхмәт абый җитәкчелегендә эшләгән пенсионерлар шактый иде. Тумыштан директор дип соклана идек без аңа.
Аның янәшәсендә кулга-кул тотынып эшләүче Закиров Камил абый, Нәҗипов Госман абыйлар иң көчле һәм югары дәрәҗәдәге педагоглар иде. Аларны һич онытырлык түгел, авыр туфраклары - җиңел, рухлары шат булсын.
Рита Сабировнаның рәхмәт сүзләреннән соң үз фикерләрен әйтеп чыгыш ясаучы өлкән укытучыларыбыз шактый булды. Саймә Назиповна, Кәрам Галимуллович, Зәлфирә Загидулловна, Сания Котдусовна, Фәрдия Хәкимовна үзләренең җыйнак кына чыгышларында эшләп килүче коллективка рәхмәт белдереп, зур уңышлар теләделәр.
Барыбыз бергә фотога төштек. Машиналарга утыр­тып безне өйләргә озаттылар. Бик канәгать булып калдык. Коллективка авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев