Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ватанны саклау – изге эш

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул - армия сафларында хезмәт итү. Төнге караңгыда, буранда, яңгыр яуганда туган авылында калган әти-әниеңне , туганнарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң? Илнең чиген саклый солдатлар Сызылып алсу таңнар...

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул - армия сафларында хезмәт итү. Төнге караңгыда, буранда, яңгыр яуганда туган авылында калган әти-әниеңне , туганнарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң?

Илнең чиген саклый солдатлар

Сызылып алсу таңнар атканда.

Алсуланып кояш батканда

Серләшеп йолдызлар янганда,

Илебезнең, җиребезнең

Иминлеген саклый солдатлар.

Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Яп-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул.

"Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый, - ди халык. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Менә шундый батыр, кыю ир-егетләр арасында минем әтием булуы - минем өчен зур горурлык.

Минем әтием Нәҗмиев Камил Рәфкат улы 1964 елның 23 мартында туган. Ул Олы Бәрәзә сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң , күрше Бәрәскә урта мәктәбендә укуын дәвам итә һәм күмәк хуҗалыгыбызда төрле эшләрдә катнаша.

1982 нче елның март аенда әтиемне армия сафларына алалар. Ул башта Таджикстанга эләгә. Берникадәр вакыттан соң Куран-Түбе шәһәренә күчерәләр һәм шунда хәрби ант кабул итә. Ә аннан соң аларны иң куркыныч ноктага - Әфганстанга җибәрәләр. Әтигә 40 нчы армиянең Пули-Хумри шәһәре янында урнашкан полкта каравыл ротасында хезмәт итәргә туры килә. Ул анда корал складлары саклый. Авылда хезмәт сөеп, чыныгып үсүе аңа армия хезмәтендә бик нык ярдәм итә. Ул Әфганның кызу кояшына да бирешми, андагы авырлыклар алдында да югалып калмый. 1984 елда ул туган якларыбызга әйләнеп кайта..

Әтием Әфганстанда булган еллары турында сөйләргә яратмый. Ул бары тик бергә хезмәт иткән иптәш егетләрен сагына, кайберләре белән ныклы элемтәдә тора.

Армиядә хезмәт итү - егет кешегә бик кирәкле эш, дип саный әтием. Анда кеше ныгып, авырлыкларга бирешмәскә өйрәнеп, нык ихтыярлы булып кайта, ди ул. Әтием үзенең хәрби хезмәттә булып кайтуы белән бик горурлана. Чын ир-егет үз Ватанын сакларга бурычлы, дип кабатлый ул. Мин дә әтиемне бик яратам, аның белән горурланам.

15 февральдә Совет гаскәрләренең чыгарылуына 25 ел булып үтте.. Мин чын күңелемнән әтиемне һәм аның хезмәттәшләрен әлеге истәлекле көн белән котлыйм. Аларга исәнлек-саулык,сабырлык, гаилә бәхетләре телим.

Туган илне саклау - ирләр эше,

Без акларга тиеш өметне.

Мактау белән телгә ала һәркем,

Ил сакчысы дигән егетне.

Нәҗмиева Таңсылу

Бәрәзә урта мәктәбенең

10 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев