Яңа комплекс балкып тора
"Дусым" җаваплылыгы чикләнгән хуҗалыгының Күлле Киме авылында төзелгән яңа савым комплексы ерактан ук балкып тора, тау башындагы торакны килеп җитәргә 3-4 чакрым кала ук чамаларга була. - Максаты - терлекләрне бер урынга туплап, чыгымнарны киметү, - ди «Дусым» җитәкчесе Ленар Сәмигуллин. 127 метрга 33 метр размерлы әлеге комплекс 520 баш...
"Дусым" җаваплылыгы чикләнгән хуҗалыгының Күлле Киме авылында төзелгән яңа савым комплексы ерактан ук балкып тора, тау башындагы торакны килеп җитәргә 3-4 чакрым кала ук чамаларга була.
- Максаты - терлекләрне бер урынга туплап, чыгымнарны киметү, - ди «Дусым» җитәкчесе Ленар Сәмигуллин.
127 метрга 33 метр размерлы әлеге комплекс 520 баш савым сыерына исәпләнгән. Әлегә биредә 400 сыер тәрбияләнә. Ул дүрт отсектан тора - "раздой", "разгар" һәм "спад" сыерлар аерым тәрбияләнә: ашату нормалары төрлечә. Аларны сменалап 4 савымчы - Татарстан Республикасының атказанган савымчысы Рузалия Хәсбиева, Назирә Гыйниятова, Надежда Хисамиева, Рәзинә Гайнетдинова, терлекчеләр - Зөлфия Әхмәдуллина, Наилә Мифтахова, Рафил Вәлиев һәм Фәнил Вәлиев тәрбияли. Заман таләпләре нигезендә төзелгән торакның өстенлеге күп инде аның. Ә беренче чиратта эшләүче һәм терлекләр өчен уңайлы шартлар тудырылу белән бәйле.
Хуҗалык җитәкчесе комплекс территориясенә керүгә, итекләрен салып автомобиленнән ботинкалар тартып чыгарды. Территория тоташ асфальттан тора, торак эчендә дә чисталык, яктылык һәм җылы. Күлле Киме авылы өчен генә түгел, җаваплылыгы чикләнгән "Дусым" хуҗалыгы өчен гаять зур алгарыш бу! Сыерлар бәйсез тәрбияләнә, аерым ятаклары бар - резина коврикларда яталар. Вентиляция шахталары да, зур тәрәзәләр дә кирәк булса ачыла һәм ябылалар. Торактагы тиресне дельтаскреперлар эттереп чыгара. 12 җирдә су белән 16 тагарак торуга игътибар иттек. Монысын аерым телгә алмыйча булмый, тагаракларга энергия саклау технологиясе нигезендә җылытылган су килеп тора. Анысы белән ботинкаларны салып, өскә ак халатлар элеп савым залына узгач, комплекс җитәкчесе Фәргать Нәҗмиев таныштырды. Суыткычның кайнарланган фреоны торбалар буйлап барып, аерым савыттагы суны җылыта һәм үзе дә суынып, кире суыткычка кайта. Шул суны сыерлар эчә. Суны йомшартыр өчен "Смягчитель воды" кулланалар. Нәтиҗәдә "щелочь" һәм кислота аз тотыла. Биредә һәр белгечнең аерым үз бүлмәсе, душ, санузел да бар. Лабораториядә сөтнең соматика һәм майлылык, аксым, тыгызлыгын тикшерү аппаратлары урнаштырылган. Сөтнең иртәнгесе һәм кичкесе аерым суыткычларда саклана, югыйсә термототрыклылык начарая. Операторлар бик мөһим эш башкара - Илназ Җамалиев һәм Рәдис Шакиров үз вазифаларына бик җаваплы карыйлар, дип ассызыкладылар. Залда берьюлы 24 сыерны савып була. Таза, сау-сәламәте - кире торакка, ә мал табибы карарга кирәк булса, махсус аралыкка куып кертәләр һәм дәвалыйлар. Шунысы куанычлы - сөт эшкәртү заводына көн саен бу комплексның үзеннән генә 7 тонна сөт озатыла.
Киләчәккә планнары зурдан. Төзелеш дәвам итә дияргә була. Әйтик, тиресне торак янәшәсендәге туплау урыныннан махсус казылган "лагуна"ларга кудыруны гамәлгә кертергә уйлыйлар. 2 "лагуна" да әзер инде, һәрберсе шактый зур күләмле. Бер елда тирес берсен тутыра. Икенче елны икенчесенә кудырып, беренчесендәге тиресне басуга чыгаралар. Хәзер тирә-якны әйләндереп алырга гына кирәк. Янәшәдә генә газ котельнясы урнашкан - комплекста "паровое отопление" кулланыла. Территориянең дамба ягында "кормовой двор" урын алган. Ике зур силос чокыры, берсе 2000 тонна сыйдырышлы, диделәр. Икесе дә дәүләт программалары нигезендә, узган елны һәм быел эшләнгән. Җиңсәләргә 520 тонна издерелгән арыш һәм арпа әзерләп куйганнар. Янәшәдә яшь бозауларга пакетлы сенажлар да бар.
Комплекстан китәр алдыннан җитәкче: "Итекләрне кияргә кирәк", - дип ботинкаларын кире итеккә алыштырды. Кызык, моңа кадәр киресенчә, фермага итексез кереп булмый иде...
Рәдис ХИСМӘТУЛЛИН фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев