Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Шашыда - "Җиңү җыры"

Яңа Шашы мәдәният йортыннан алган хәбәрләргә караганда, 8нче май көнне бу җирлеккә кергән авылларда Җиңү көне уңаеннан "Җиңү җыры" дип исемләнгән сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу уза.

Бәйрәм авылда урнашкан һәйкәл янында сәгать 9.00 дә башланып китте. Иң элек ветераннарны авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов котлый. Авыл мулласы Рубис хәзрәт сугышта һәлак булганнарга һәм шулай ук кайткач вафат булганнар рухына дога кыла. Мәктәп укучылары һәйкәлгә үзләре әзерләгән венок куялар.

Бәйрәмнең икенче өлеше мәктәптә дәвам итә. Монда ветераннарга авыл үзешчәннәре һәм мәктәп укучылары тарафыннан оештырылган концерт күрсәтелә. Сугыш һәм тыл ветераннары табын артында үзләренең истәлекләрен яңарта. Аларга бүләкләр тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев