Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа зират әзер

Олы Әтнә авылы зиратлары тулып килә. Шунлыктан узган елгы үзара салым акчасының бер өлеше яңа зират өчен тотылды. Олы Әтнәнең яңа зираты Олы Әтнә авылы белән Кече Әтнә авылы арасында, Кече Әтнә авылы зираты белән янәшә урнашкан. Зиратның эшләре төгәлләнеп беткән дисәң дә була. - Зират өенең идәнен "заливать" итәсе...

Олы Әтнә авылы зиратлары тулып килә. Шунлыктан узган елгы үзара салым акчасының бер өлеше яңа зират өчен тотылды.

Олы Әтнәнең яңа зираты Олы Әтнә авылы белән Кече Әтнә авылы арасында, Кече Әтнә авылы зираты белән янәшә урнашкан. Зиратның эшләре төгәлләнеп беткән дисәң дә була.

- Зират өенең идәнен "заливать" итәсе генә калды, калган җире әзер. Озакламый килеп эшләп бетерәселәр. Мәет җирләсәләр дип, кышка зиратның як-ягындагы коймаларының бер өлешен алып, ачып та калдырган идек. Безнең халык ырымга ышанучан, башлап мәет күмүгә риза түгел. Зиратны эшләтеп җибәрми дә булмый, бу хакта район мәчете имамы белән киңәшләшеп, бер карарга киләсе бар...- ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.

Як-ягына стоянка эшләп, юлдан төшәргә баскыч эшләтү турында да уйлый җитәкче. Хәерлесе насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев