Кичке һәлакәт җәяүленең аек булмавы аркасында чыккан, дип фаразлана.
Казанның Идел буе районында җәяүле хатын-кызны машина бәрдергән. Аек булмаган хатын-кыз юлга көтмәгәндә килеп чыккан, дип хәбәр итә социаль челтәрдән кулланучылар.

Юл һәлакәте кичә кич Сыртланова урамында килеп чыккан. Һәлакәтнең шаһиты булучылар әйтүенчә, хатын-кыз юлга йөгереп чыккан һәм шуның аркасында күңелсез хәл килеп чыккан.

Җәяүле исән, һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Нет комментариев