Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 19 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә вафат булган

Юл-транспорт һәлакәтенә кагылышылы материаллар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсенә тапшырылган. (Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы бәрдергәннән соң, реанимация бүлегендә 19 яшьлек кыз вафат булган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га хокук саклау органнарындагы чыганак. Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан буенча ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, 15...

Юл-транспорт һәлакәтенә кагылышылы материаллар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсенә тапшырылган.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы бәрдергәннән соң, реанимация бүлегендә 19 яшьлек кыз вафат булган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га хокук саклау органнарындагы чыганак.

Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан буенча ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, 15 сентябрьдә 13.30 сәгатьтә «КИА Рио»ны идарә итүче 30 яшьлек хатын-кыз Гвардейская урамында урнашкан 37/17 йорт каршында җәяүлеләр кичүеннән чыгып баручы 19 яшьлек кызны бәрдергән.

Кызның баш мие имгәнгән һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.

«Татар-информ»га Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәнчә, кыз авыр җәрәхәтләр нәтиҗәсендә вафат булган.

Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге кыз Казан (Идел буе) федераль университеты студенты булган, Казанга Буадан килгән. Юл-транспорт һәлакәтенә кагылышылы материаллар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсенә тапшырылган.

«Татар-информ» чыганагы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте вакытында «КИА Рио» машинасын идарә итүче хатын-кызның йөртү таныклыгын куллану вакыты чыккан булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/19/148569/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев