Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Япсак оят булмасмы, җәмәгать

Элек тә Әтнә районы данлы иде. Җыры да бар иде: " Әтнә районы - 56 авыл, бар да үзебезнеке..." - дип җырладылар. Заманалар үзгәреп, районнарны эреләндерү "афә­тенә" Әтнәбез дә эләк­те. Рәхмәт, өлкән ага­ларыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә мөрәҗәгать иттеләр. Рәхмәт аңа районыбызны яңадан төзергә фатихасын бирде. Районыбыз оешкач уңай якка...

Элек тә Әтнә районы данлы иде. Җыры да бар иде: " Әтнә районы - 56 авыл, бар да үзебезнеке..." - дип җырладылар.
Заманалар үзгәреп, районнарны эреләндерү "афә­тенә" Әтнәбез дә эләк­те. Рәхмәт, өлкән ага­ларыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә мөрәҗәгать иттеләр. Рәхмәт аңа районыбызны яңадан төзергә фатихасын бирде. Районыбыз оешкач уңай якка үзгәрде тормышлар. Район җитәкчелеге иң элек юлларны төзекләндерде. Күлле Киме-Күәм арасындагы газап чигүләрне әле дә борчылып искә ала элекке шоферлар. Бишәр машина батып утыра иде Күәм үрендә. Киме-Ары юлы үзәкләргә үтте элек. Мәзикәү янында Т-150 тракторы да батып калды. Хәзер, Аллага шөкер, Арыдан Әтнәгә 15-20 минутта барып җитәбез. Элек хыял гына иде бу. Үзебезнең районыбыз газетасы "Әтнә таңы"н да уку бәхетенә ирештек. Аның баштагы кыенлык­ларын Сүрия ханым язып чыкты инде. Хәзер "Әтнә таңы"на язылучылар кими, дибез. Газетабыз­ның исеме үк күңелгә рәхәт бит. Редакция хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт, нинди генә авырлыклар килми адәм баласына, редакция хез­мәт­кәрләре йомышы төш­­­кәннәргә ярдәм кулын сузарга гына тора.
Районыбызда ничә төр­­­ле оешма гына бар, бюд­жетта гына күпме хезмәткәр утыра. Больница, мәдәният, мәгариф хез­мәткәрләре күпме! Әле укытучылар арасында да район газетасын алмаучылар бар икән, көлке бит бу. Күпме тармак җитәкчеләре, болары мәҗбүри алырга тиеш газетаны, интернет үз урынына, газета үз урынына. Заманасы авыр дип бушка өләшеп булмый ич инде газетаны. Ирләр колагына: бер пачка сигаретның арзаны да 50-60 сум диләр. Бер айга исәп­ләсәң үзе җитә бит газетага язылырга. Үпкәләр рәхәттә торыр иде ичмасам. Һәр тармак җитәкчесе игътибар итсен иде бу мәсьәләгә. Ябыла күрмәсен газетабыз.
Авылларда почтальоннар белән дә проблема хәзер. Көннәрен кыскартып, акчаларын азайтып бетерделәр, күбесе эштән китә, диләр. Без үзебез почтальоннан уң­дык. Рәхмәт Марина Шәм­сиевага, үз эшен бик яхшы башкара. Ул өйгә кереп чыккач, күңелләр күтәрелеп китә. "Үзебезнең Маринабыз" эшләп торсын. Ә почтальоннар проблемасы бик борчый халыкны...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев