Гаепмени?
Яратам! дип кычкырасы килә!
Тик оялам. Беләм - килешми -
Утызымнан чыгып, кырыгыма
Кызу-кызу кайтып килешли...
Сабыр! Сабыр... диеп, тыя-тыя
Чалулады инде чаптарлар...
Бәгырь куенында тилмерешкән
Утсыз калган күпме чакма бар!
Килешми дип әйтелмәгән сүзләр,
Яшерелгән ымнар, карашлар...
Гаепмени - җирдә берәү булса,
Соңгы сулышыңны багышлар?!
Дөньялыкта үксез җан...
Гаепмени?
Яратам! дип кычкырасы килә!
Тик оялам. Беләм - килешми -
Утызымнан чыгып, кырыгыма
Кызу-кызу кайтып килешли...
Сабыр! Сабыр... диеп, тыя-тыя
Чалулады инде чаптарлар...
Бәгырь куенында тилмерешкән
Утсыз калган күпме чакма бар!
Килешми дип әйтелмәгән сүзләр,
Яшерелгән ымнар, карашлар...
Гаепмени - җирдә берәү булса,
Соңгы сулышыңны багышлар?!
Дөньялыкта үксез җан авазын
Килешми дип, куйдым тышаулап...
Кайтаваздан иңрәп, җир тетрәр күк,
Мин яратам... дисәм, пышылдап...
11.01.2018.
Гөлүсә Батталова
Нет комментариев