Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яратмыйм дип әйткән булсаңчы...

"Аңла, - дидең, - мин яратып китәм..." Яратмыйм дип әйткән булсаңчы... Мин - мәңгегә синең сөюеңнең Буранында калган юлаучы... Сөю тынын изге сүрә итеп, Бәгыремә яздым канатып. Җилләр, ахры, әфсен пышылдаган - Мәхәббәттән киттең яратып... Юхаланды шул ук әрсез җилләр, Кабат-кабат җанны агулап. Ике ярда өнсез сагышларның Кайтавазы йөрде чабулап....

"Аңла, - дидең, - мин яратып китәм..."
Яратмыйм дип әйткән булсаңчы...
Мин - мәңгегә синең сөюеңнең
Буранында калган юлаучы...

Сөю тынын изге сүрә итеп,
Бәгыремә яздым канатып.
Җилләр, ахры, әфсен пышылдаган -
Мәхәббәттән киттең яратып...

Юхаланды шул ук әрсез җилләр,
Кабат-кабат җанны агулап.
Ике ярда өнсез сагышларның
Кайтавазы йөрде чабулап.

Мең талкынды кебек үксез бәгырь,
Шәфәкъләрнең төсе уңганчы...
Әрнүләрдән торган соңгы догам -
Яратмыйм дип әйткән булсаңчы!..
02.04.2017.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев