Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ярдәм кулын бергә сузыйк

Районыбызда да 1-10 декабрьгә кадәр инвалидлар декадасы кысаларында, физик мөмкинлекләре чик­ле кешеләр өчен төрле чаралар үткәрү, аларга төрле яклап рухи һәм матди ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Хәйрия чараларында районыбыз оешмалары, һәм учреждениеләре дә читтә калмыйча, үзләреннән зур өлеш кертергә тырышалар. Бездә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне кайгырту бер көн, бер декада...

Районыбызда да 1-10 декабрьгә кадәр инвалидлар декадасы кысаларында, физик мөмкинлекләре чик­ле кешеләр өчен төрле чаралар үткәрү, аларга төрле яклап рухи һәм матди ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Хәйрия чараларында районыбыз оешмалары, һәм учреждениеләре дә читтә калмыйча, үзләреннән зур өлеш кертергә тырышалар.
Бездә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне кайгырту бер көн, бер декада белән генә чикләнми, ул өзлексез алып барыла. Республика күләмендә узучы "Мәрхәмәтле Татарстан», "Юмарт сишәмбе" ("Щедрый вторник"), "Шәфкатьлелек атнасы" кебек акцияләрдә, төрле проектларда катнашып, райондашларыбызга ярдәм кулы сузарга тырышабыз.
Һәр елны "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы "РИТЭК" һәм "Лукойл" хәйрия фондының социаль-мәдәни проектлары бәйгесендә катнашып килә. Быел да коллектив әлеге конкурста "Шәфкатьлелек» номинациясендә "Ярдәм кулы сузыйк!" проекты белән грант отуга иреште. Проектның максаты районда яшәүче I төркем инвалид-колясочникка өй шартларында уңайлы мохит тудыру: бусагадан һәм ишекара баскычлардан менәр өчен пандус, махсус күтәргечләр урнаштыру. Хәзергесе вакытта проектны тормышка ашыру өстендә эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев