“Яшең ничәдә, сиңа нәрсәгә?”
Мәсьәлә хәл итүне сорый "Яшең ничәдә, сиңа нәрсәгә?" Кирәксә-кирәкмәсә тыкшынганны, күпне күргәнне, комачаулаганны, ахыр килеп кысылганны яратмыйбыз инде. Өйрәткәнне бигрәк тә. Иске Өҗемдә яшәүче Нурсия апага да еш ишетергә туры килә бу сүзләрне. Сүрия МИНГАТИНА Ул сүзләргә дә ияләнгән, адәм баласының мәнсезлегенә дә күнеккән, тик менә битарафлыкка йөрәге түзми. Башкалар...
Мәсьәлә хәл итүне сорый
"Яшең ничәдә, сиңа нәрсәгә?"
Кирәксә-кирәкмәсә тыкшынганны, күпне күргәнне, комачаулаганны, ахыр килеп кысылганны яратмыйбыз инде. Өйрәткәнне бигрәк тә. Иске Өҗемдә яшәүче Нурсия апага да еш ишетергә туры килә бу сүзләрне.
Сүрия МИНГАТИНА
Ул сүзләргә дә ияләнгән, адәм баласының мәнсезлегенә дә күнеккән, тик менә битарафлыкка йөрәге түзми. Башкалар кебек читтән карап тора алмый, "Минем гомергә җитә..." дип яши белми, үзеннән соң каласыларны, аларның да шушы җирдә яшиселәрен уйлый. Нәкъ менә шуңа күрә шалтыраткандыр ул безгә. "Иске Өҗем авылына бер килеп кит әле сеңелем, авыл халкының нинди тырыш икәнен дә күреп китәрсең, яңа йортларыбыз артты, зураябыз; үзгәрешләребез, яңалыкларыбыз да күп. Ташчишмә авылы белән Иске Өҗем авылы арасында уза торган сабантуйны ачыклыкта үткәрделәр быел, элек сазлыклы җирдә үтә иде. Тау астында кичке сабантуй гөрләп узды, моннан соң тагын утызлап баланы җыеп, алар өчен сабантуй үткәрде Гөлфиябез, монысы да ел саен үткәрелә башлады. "Күшәр" хуҗалыгы белән авыл җирлеге ярдәменнән, мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгыннан башка мондый чараларны уздырып булмый. Халык бик рәхмәтле аларга. Борчыган мәсьәлә дә бар: авылыбызның уртасыннан асфальт юл уза, юлсызлыктан күп интеккәннән соң, районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улының тырышлыгы, ярдәме аркасында күрдек без бу асфальтны. Ул вакытта сөенгәннәрне әйтеп тә, сөйләп тә бетереп булмый, кем асфальт күргән. Рәхмәтебез чиксез аңа. Рәхәткә чыктык. Асфальт юлдан йөри торгач, юлсызлык та тиз онытылды ахыры, асфальт юлны сакларга кирәген дә оныттык, сакламыйбыз юлны, авыл эчендәге бу юлдан тракторлар да, КамАЗлар да чаба. Әле күптән түгел Ташчишмәдән Иске Өҗем басуларына тирес ташыдылар. 5-6 трактор, КамАЗлар көнозын авыл эченнэн йөреп тордылар. Дүрт борылыш бар авылда, бала-чага күп, кызу йөриләр. Ә бит беренче борылыштан соң басуга китә торган юл бар. Яңгыр, пычрак булса ярар иде, юк бит, коры, йөреп була. Йөрәгем түзмичә чыгып әйттем үзләренә, рәхмәт Илфар Минһаҗев белән Фәнис Сәгыйтов әйткәнемне аяк астына салмыйча, басу юлыннан йөри башладылар, аларга кушылучылар да булды. Ә калганнар һаман асфальт юлдан йөреп торалар. Мин бу хакта кемгә генә әйтмәдем, кемнән генә ярдәм сорамадым, "Күшәр" хуҗалыгы рәисе белән районыбыз башлыгы гына калды. Аларны уттай кызу эш вакытында борчыйсым килмәде. Участок инспекторы да игътибарга алмады. Нишләп битарафлык шулкадәр көчле икән, һәркем үз дөньясы белән яши. Үзенә килеп кагылмаса, берәүнең бернәрсәдә эше юк. Урамнарны төзекләндерү турында язган мәкаләләрегезне сөенеп укыйм, эшләүчеләргә дә, районыбыз башлыгына да рәхмәт. Ә бит күпме көч кергәнен сораучы белә дә, эшләүче белә... Инде ул юлларны саклау кирәген дә район башлыгы әйтергә тиеш түгелдер, ник җирле җитәкчеләр бу хакта уйламый икән? Башка үтәр юл булмаса икән....", - шулай дип борчыла ул.
Иске Өҗем авылының асфальт урамында йөрим. Җирдә һәрвакыт матурлык - ямьсезлек, биеклек -түбәнлек, мәрхәмәт белән явызлык янәшә йөри. Яхшының начары бар. Асфальт юл дигәннәренең дә җисеме генә калып бара дисәм ялганлармын, әле бар үзе, тик бу безнең район үзәгендәге асфальттан күпкә кайтыш, ян-яклары кайбер урыннарда ашалган, кителгән, ә тулаем алганда әле асфальт юл бар. Нурсия апа әйткән борылышлар да бар, басу юлына китә торган юл да начар түгел. Авыл асфальты бездәгедән нык аерыла: чүпләнгән, буялган, сыер тизәкләре ябышып каткан. Авыл өчен бик әйбәт, җайлы юл, Аллага шөкер, әле бар. "Урамыбызга асфальтны 2008 елда салдылар, төгәл хәтерлим, чөнки ул елны без яңа өйгә күчтек. Шатландык билгеле, авыл урамы озын, бик рәхәт булды. Ә тракторлар йөреп тора инде, әнә шул Ташчишмә юлы белән киләләр дә менә безнең яндагы юл белән басуга китәләр. Асфальты да кызганыч, әле аның тузанын күрсәң, исе... Күбесенчә беларус, КамАЗлар йөри, ДТлары керми үзе, алары басу юлыннан йөриләр. Беларусларның да кайберләре басу юлыннан йөрделәр", - дип ачыклык кертә авыл башында яшәүче Фәймә апа. "Нәрсә дисәк тә аптыраган инде, басу белән яшибез, асфальты да бик кадерле, эш өсте, барысы берьюлы килеп тыгылган вакыт. Тегеннән дә йөреп карыйлар, моннан да...", - дип сүзгә кушылды Фәния апа да. Башкалар да шул сүзне әйтәләр. "Кайдан йөрсәләр дә барыбер түгелмени", дигән сүз дә, "Асфальттан йөрергә ярамый, шуннан гына йөрегез, дисәләр, берсе дә керми инде анысы" - диючеләре дә булды. Без барында да сенаж төягән Беларус асфальт юлдан узып китте.
Аңлап та була, гаепләп тә. Асфальт юлның гомерлек түгеллеге дә бәхәссез. Һәр елны авыл урамнарына асфальт салабыз дип тормыйлар. Иске Өҗем авыл җирлеге башлыгы Азат Вәлиев әлеге мәсьәлә буенча үз сүзен әйтер дип ышаныйк. Нурсия апага "Яшең ничәдә, сиңа нәрсәгә?" дип әйтүче дә үзен таныр, хаксызлыгың да аңлар. Чөнки асфальт юл иң элек менә шушы авыл кешеләренә кирәк, шундыктан аны бергәләп саклау мөһим. Ә нинди юллар белән саклап була - монысын уйлашыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев