12 август 2017 яңалыклары
-
Дәлилләр расланмады
Район прокуратурасына аноним рәвештә бер затның законсыз түләүле медицина хезмәте күрсәтүе турындагы шикаять керде. Тикшерү барышында әлеге затның тиешле сертификатының элек булуы, тик аның срогы чыкканлыгы ачыкланды. Бүгенге көндә ул затның даими эш урыны барлыгы ачыкланды. Тик авылдашлары, күршеләре, дуслары соравы нигезендә түләүле рәвештә медицина хезмәте күрсәтү (массаж ясау) буенча...
-
“Кайнатабыз, тозлыйбыз... – иң тәмлесен сайлыйбыз!”
Хөрмәтле редакция! Әлеге бәйге хакында укыгач, сезнең хозурга үзем яратып әзерли торган салатлар рецептын җибәреп карарга булдым. Бик тәмле була. Башкалар да эшләп карасын. Гөлнур Сабирова, Олы Әтнә авылы Әлеге "Лечо" рецептын миңа Биектауда яшәүче апам биргән иде. Кирәк: 1,5 килограмм помидор, 0,5 килограмм болгар борычы һәм бер зур баш...
-
Чабалар, чистарталар...
Районыбыз юлларында йөргәндә күзегезгә чалына торгандыр, юл кырыйларын чабучы тракторлар, янәшәсендә булышып йөргән кишер төсеннән киенгән хезмәткәрләр һәр юнәлештә бар. Күәмгә барсаң да алар эшли, Күңгәргә барсаң да юл кырыйларында алар, Комыргуҗа ягында да... Җәй дәвамында йөреп, чүп үләннәрен чабып торалар, Аллага шөкер, хәзер чалгы күтәреп юл буйларындагы кычыткан, әрекмән...
-
“Яшең ничәдә, сиңа нәрсәгә?”
Мәсьәлә хәл итүне сорый "Яшең ничәдә, сиңа нәрсәгә?" Кирәксә-кирәкмәсә тыкшынганны, күпне күргәнне, комачаулаганны, ахыр килеп кысылганны яратмыйбыз инде. Өйрәткәнне бигрәк тә. Иске Өҗемдә яшәүче Нурсия апага да еш ишетергә туры килә бу сүзләрне. Сүрия МИНГАТИНА Ул сүзләргә дә ияләнгән, адәм баласының мәнсезлегенә дә күнеккән, тик менә битарафлыкка йөрәге түзми. Башкалар...
-
“Әдәби хәзинә”не төшерү вакыты үзгәрде.
Район үзәгендәге Гатаулла бай йорты каршында Рафис Сәләхетдинов режиссерлыгында Олы Мәңгәр халык театры артистлары Исмәгыйль Гаспралының тормышыннан өзекләр уйнап, ТВгә төшереләсен язган идек. Әлеге тапшыруны төшерү вакыты үзгәрде. "ТНВ" хезмәткәрләре 19 августта кайтачаклар. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары тарафыннан Лена Шагыйрьҗан шигырьләре дә шушы көнне укылачак.
-
Агитбригады по всему Татарстану поддержали выступлениями работников уборочной кампании
Выступления артистов помогают земледельцам в работе, считают в руководстве района. (Апастово, 12 августа, «Татар-информ», Алмаз Шигабутдинов). В Апастовском районе РТ во время уборочных работ на поля ежедневно выезжает агитбригада. Вчера артисты побывали на поле близ села Даулеки. Во время обеденного перерыва комбайнеры посмотрели программу с выступлением агитбригады и концертом. Была...
-
“Мулла” фильмын төшерүне дәвам итәләр
Хәтерләсәгез, "Районыбызда ике атна дәвамында "Мулла" фильмы төшерелә", дип яздык. Фильмны төшерү дәвам ителә. Моның өчен районыбызның төрле урыннары фаайдаланыла. Бер өлеше "Ашыт" сакланышында да төшерелде. Фильмның төп рольләрендә Рамил Фазлыев белән Гүзәл Гафарова уйнаганын беләсез инде. Алардан тыш "Мулла" да Әтнә дәүләт драма театры артистлары Марат Хәбибуллин, Зиннур Һадиев,...
-
Әтнәдә дә бассейн була
Бассейнлы булабыз Район үзәге, Олы Әтнә урта мәктәбе янында яңа объект - бассейн төзелеше башланып килә. Бүгенге көндә төзелеш буласы урынны койма белән әйләндерү эшләре бара.
-
8 мең сум күләмендә штраф салынды
Алдан хәбәр иткәнебезчә, районда «Легаль булмаган мигрант» операциясенең икенче этабы узды. Әлеге операция барышында чит ил гражданнарының яшәү кәгыйдәләренең төгәл үтәүләре, шул ук вакытта аларны яшәргә кертүчеләр дә тикшерелде. Барысы 4 протокол төзелде. Шуның икесе яшәү кагыйдәләрен бозучы чит ил гражданнарына, ике протокол аларны яшәргә кертүчеләргә. Барлыгы 8 мең күләмендә...
-
Әтнәдә физкультурниклар көне (фотоларда)
-
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!»
Республикабызда, шул исәптән районыбызда әлеге исемдәге хәйрия акциясе старт алды. Әлеге акция 7 августтан 17 августка кадәр дәвам итә. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясенең максаты - күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итү. Елның-елында район оешмалары, эшмәкәрләр, изге күңеллеләр әлеге акциягә кушылалар.
-
Белем көне якынлаша
Быел Корбан гаете 1 сентябрьгә туры килә. Шуңадамы социаль һәм интернет челтерләрендә быел укулар 4 сентябрь көнне генә башлана икән, дип шау иттеләр. Имеш-мимешләр чынга ашмады. Һәр елдагыча 1 сентябрь Белем көне районыбыз мәктәпләрендә узачак. Ә 2 сентябрь көнне 2017-2018 елгы уку елы башланып китә. Бары тик быел беренче сыйныфка...
-
Әтнәдә “Тоннель” операциясе уза
ЮХИДИ яңалыклары Киләсе атнада район юлларында "Тоннель" профилактик чарасы узачак. Ул чәршәмбе көнне , Бәдри Җиһаншин урамы, 89 йорт янында үтәр дип көтелә. Транспорт чарасын йөртүчеләр юлларда үзен ничек тота, юл кагыйдәсе таләпләре үтәләме - ЮХИДИ хезмәткәрләре әнә шуны игътибарга алачак. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын...
-
Мөмкинлекләре чикле спортчыларбез - кунакта
«Яңарыш» фондына бәйле рәвештә мөмкинлекләре чикле спортчыларбезнең районда да кунак булдылар. Мөмкинлеге чикле спортчылар республикабызның 12 районында булачаклар. Безгә кадәр Теләче районында кунак булып килгәннәр. Әлеге спортчыларны сишәмбе көнне Әтнә спорт сөючеләре каршылады. Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршында алар концерт карадылар, кунаклар үзләре дә чыгыш ясадылар. Соңыннан «Ашыт» мәдәният...
-
"Әтнә таңы"на 500 сум 88 тиенгә генә язылырга мөмкин
1 июльдән «Әтнә таңы» газетасына 2018 елның 1 яртыеллыгына алдан язылу 31 август көнне төгәлләнә. Бәясе бары тик 500 сум 88 тиен. Шулай ук «Әтнә таңы» газетасына 2017 елның II яртыеллыгына язылмый калган булсагыз, бары тик почтальоннарыгызга һәм почта бүлекләренә мөрәҗәгать итегез. Шунысын искәртәсе килә, газетаны бу очракта киләсе айдан...