Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язмыш сиңа шулай язылган

«Нигә борчыласың, төкереп бир, - Ташка кара белән басылган: Синең өлешеңә тама гына, - Язмыш сиңа шулай язылган. Кемгә чишмә кебек чылтырап ага, Агыр юлы тирән казылган. Синең «бәхетеңә» чишмә корган, - Язмыш сиңа шулай язылган. Бөкреләрең билгә төшеп җиткән Тормыш йөген өстерәп тартудан. Сөяркәләр сиңа тәтеми шул, - Язмыш...

«Нигә борчыласың, төкереп бир, -
Ташка кара белән басылган:
Синең өлешеңә тама гына, -
Язмыш сиңа шулай язылган.
Кемгә чишмә кебек чылтырап ага,
Агыр юлы тирән казылган.
Синең «бәхетеңә» чишмә корган, -
Язмыш сиңа шулай язылган.
Бөкреләрең билгә төшеп җиткән
Тормыш йөген өстерәп тартудан.
Сөяркәләр сиңа тәтеми шул, -
Язмыш сиңа шулай язылган...»
Зияратта читтә ялгыз түмгәк,
Кыек тора гади чардуган.
Мәрмәр ташлар, никтер, башкаларда, -
Язмыш Аңа шулай язылган.

Редакциядән. Якташыбыз, Олы Бәрәзә авылы егете, фольклорчы, Көнбатыш Себер татарлары музыкаль-поэтик иҗатын җыючы Илгиз Кадыйровның «Казан арты - Әтнә яклары» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Илгиз абыйны истәлекле вакыйга белән котлап, алга таба да иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев