Өйләренең яме алар
Суфия апа белән Салихҗан абый Самигуллиннарны Бәрәскә авылында белмәгән кеше юктыр. Авылның иң затлы, иркен һәм матур йортларының берсендә гомер кичерә алар. Үзләренә дә сокланып туймаслык, гомерләре хуҗалык эшендә, көнне-төнгә ялгап, ару-талуны белми хезмәт куеп узса да, бүгенге көннәре белән, тигезлекләре, тату тормыш кичерүләре, олысы-кечесенә хөрмәт белән караулары белән бик...
Суфия апа белән Салихҗан абый Самигуллиннарны Бәрәскә авылында белмәгән кеше юктыр.
Авылның иң затлы, иркен һәм матур йортларының берсендә гомер кичерә алар. Үзләренә дә сокланып туймаслык, гомерләре хуҗалык эшендә, көнне-төнгә ялгап, ару-талуны белми хезмәт куеп узса да, бүгенге көннәре белән, тигезлекләре, тату тормыш кичерүләре, олысы-кечесенә хөрмәт белән караулары белән бик күпләргә үрнәк алар.
Салихҗан абый Бәрәскәдән, сугышны кичеп, бер кулын калдырып кайткан әтисенә, авырлыкларны бик күпләр кебек тылда кичергән, өмет утын сүндерми ирен көтеп алган әнисенә сөенче булып, илебезгә Җиңү китергән 1945 елда дөньяга килә. 8 бала үсә алар гаиләдә. Сугыш яралары үзенекен итә, әтиләре озак яшәми, вафат була. Әниләре авыру. Бар авырлык балаларның үзләренә кала. 13 яшеннән хуҗалык эшен башкарган Сәлихҗан 10 сыйныфны кичке мәктәптә укып тәмамлый. Аннары хәрби хезмәткә алына. Чик буе гаскәрләрендә Латвияның Клайпеда шәһәрендә өч ел хезмәт итә. Кайткач комбайнда эшли. Күмәк хуҗалыкны данлыкны Рауза Касимова җитәкләгән еллар. Үткен күзле җитәкче тырыш егеткә шул вакытта игътибар итә. Җитәкче курсларында укып кайтып, башта - бригадир ярдәмчесе, аннары бригадир булып эшли Салихҗан абый. 35 ел гомерен әнә шулай туган җиргә, кендек каны тамган газиз җиргә багышлый ул. Читтән торып Тәтеш техникумының агрономия бүлеген тәмамлый.
Суфия апа исә күрше Биектау районыннан. Татар Алатында туып үскән. Мәктәпне тәмамлаган елны күрше район егетен кичен авыл клубында очрата. Кара кашлы, кара күзле, киң җилкәле, җитмәсә хәрби киемнән - кызлар күзе төшмәслек тә түгел. Күрә дә, гашыйк та була кыз. Егет тә төшеп калганнардан түгел, 18 яшьлек, янып торган Суфияны үзеннән читкә җибәрми. Самигуллиннар гаиләсе әнә шулай барлыкка килә. «Яшь мин», - дип тормый Суфия, башкалар кебек хуҗалык эшендә йөри, бәрәңгесен дә ала, чөгендерен дә. Соңрак сыер савучы булып эшли башлый. Икесе дә эштә булгач, бик серләшергә, иркенләп утырырга вакытлары булмый аларның. "Беребез кайтсак, икенчебез эшкә китә иде", - дип искә алалар ул чакларны елмаеп. Әле бит өй тулы бала-чагасы, абзар тулы малы. Шуңа да карамастан, колхозда да тырышып хезмәт куялар, өйләрендәге өч балага да дөрес тәрбия бирергә өлгерәләр алар. Олы кызлары Алсу бүгенге көндә Казан шәһәрендә Таттрансгаз оешмасында пешекче булып хезмәт куя. Гаиләсенә Салихҗан абыйның мөмкинлекләре чикле булган сеңлесе Мәрзия апаны да сыйдырган, хөрмәт күрсәтеп яши. Айгөлләре Эчке эшләр системасында, бухгалтер. Төпчекләре Айдар исә төп нигездә. Аның да үз гаиләсе, киленнәре Гөлнур район хастаханәсендә санитарка, өч бала тәрбиялиләр. Әнә шул оныклары белән мәш килеп яткан көннәре Самигуллиннарның. "Үзебезнең балалар үскәндә бик игътибар бирә алмадык, инде оныкларга тиешле тәрбия биреп, туган телебездә аралашып, дингә өйрәтеп яшибез, Аллага шөкер. Шуның белән бик бәхетлебез", - диләр алар.
Тормышларын астын-өскә әйләндергән вакыйгалар да булган аларның. Бер көл булмый, гөл дә булмый, диләрме әле.
2001 елның җәендә өйләре, йорт-куралары янып бетә, бер сарай кала. Коелыплар төшәрдәй хәсрәт бу һәркем өчен. Бер-берсенә терәк булып, авырлыкларга каршы баралар. "Сәлихҗаным исән бит әле", - дип куана идем дип искә ала ул көннәрне Суфия апа. Дөрестән дә, дистә еллар буе авыл халкы белән бергә яшәгән, эшләгән Салихҗанны авылдашлары да, хуҗалык җитәкчесе Илгиз Вилдан улы да бик хөрмәт итә. "Урамнарга чыксам, Салихҗанның хәлен сорыйлар, сәламнәр әйтәләр - шуңа куанып кайтам", - ди Суфия апа. Ул чакта да авылдашлар, шул ук Илгиз Вилдан улы ярдәмгә килә. Килеп кенә калмый җитәкче, өйнең төзелешен үз күзәтчелегенә ала. "Көн саен килеп, киңәшләрен биреп китә иде", диеп искә ала Самигуллиннар. Өйнең төзелеш сызымнарын да бергәләп эшлиләр. Элеккеге йортлары да зур, алты бүлмәле була аларның. Яңасын тагын да зур итеп күтәрәләр. Җитәкченең тырышлыкларына хөрмәт билгесе чагыла анда. Ике ай эчендә яңа йортка керәләр. Эшләгәнеңнең кадерен күрү зур бәхет түгелме?!
Бүгенге көндә икесе дә лаеклы ялда. Ир-ат ялга чыккач ни эшләргә белми интегә, вакытын үткәрә алмый. Сәлихҗан абый исә үзенә юанычны дин юлында күрә. Икенче көнне үк мәчеткә юл ала. Акрынлап догаларга өйрәнә, намазга баса. Суфиясын да шуңа тарта. Гомумән, тормышларының тәмен оныкларны тәрбияләүдә, дингә якын булып, тыныч, матур гомер итүдә күрә алар. Чын мәгънәсендә яшәүнең тәмен белеп, әлеге көнгәчә ярату хисләрен сүндерми, бер-берсен кадерләп, назлап яшиләр. Юкка гына Суфия апа "Беренче күргән көндәй яратам Сәлихҗанымны", - дип әйтми торгандыр. Сүз арасында "Җимешем" дип аркасыннан сөюләре дә, "Сәлихҗаным гына исән була күрсен", - дип теләк теләүләре дә эчкерсез, ихлас аның. "Узган ел хастаханәдә ятып чыкты. Моңсуланып үлә яздым. Өй эче буш. Сыерга кадәр саудырмый, аны көтә. Аптырагач, аның киемнәрен киеп чыгып саудым. Өебезне тулыландырып торучы, һәр эшемә дәрт-дәрман бирүчем ул Сәлихҗан", - диюләре генә дә ни тора.
Кечкенә оныклары Әмир өлкәннәр көне уңаеннан шигырь өйрәнгән. Анда "Сез булсагыз таза, сәламәт - оныкларга булыр бик рәхәт", - дигән сүзләр бар. Дөрестән дә, өйдә олы кеше булу бик зур бәхет. Инде дә килеп дәүәни-дәүәти оныклар дип үлеп торса, аларга дөрес тәрбия бирергә омтылып, һәрчак ярдәмгә әзер булса - бу икеләтә бәхет. Без лаеклы ялда дип, кул кушырып утыра торганнардан да түгел алар. Яшь вакытта ничек, хәзер дә абзар тулы мал-туар, ике бакча бәрәңге утырталар. Күңелең тыныч булмаса, бу кадәр эшне башкарып та булмыйдыр ул. Суфия апа әле авыл мәдәният йортында уза торган чараларда катнашырга да өлгерә - җырлый, шигырьләр укый.
Сокланып та, гаҗәпләнеп тә кайттым мин Сәмигулиннар гаиләсеннән. Күңелемдә бары бер теләк - һәрчак шулай күңелләре белән яшь булып, шатлыкта-сөенечтә, балаларның, оныкларның игелеген күреп, тигезлектә, тынычлыкта, сәламәтлек белән тагын бик күп еллар якыннарын сөендерсеннәр иде. Алар моңа һичшиксез лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев