30 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Театр коллективы Югары Утарда
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүдәт драма театры коллективы Саба районы Югары Утар авылында урнашкан балалар йортында булып кайтты. Коллектив биредә Рәдиф Сәгъдиевнең "Серле төн" спектаклен күрсәтеп, балаларга шәфкатьлелек өләште. Балалар өчен бу бик зур бүләк булды. Шулай ук коллектив Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр дә әзерләп алып килгәннәр.
-
Өч вак юл һәлакәте теркәлгән
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, атна барышында район юлларында барлыгы 54 тапкыр кагыйдә бозганнар. Шулардан 9 очрак - страховка булмаган килеш руль артына утыру, 8 очрак - куркынычсызлык каешын такмау, 7се - тизлек белән бәйле. Юл билгесенә туктамаучылар - 6, штрафларын вакытында түләмәүчеләр, пычрак номер белән йөрүчеләр...
-
Якташыбызга багышлап
Күлле Киме мәктәбендә урнашкан Сибгат Хәким исемендәге музейда ТНВ каналы "Әдәби хәзинә" тапшыруының чираттагы санын әзерләде. Ул якташыбыз, шагыйрә Лена Шагыйрьжанның тормыш юлына, иҗатына багышланган иде. Тапшыру октябрь ахырында зәңгәр экраннарга чыгар дип көтелә. Күрми калмагыз.
-
Җәзаңны үтәмәсәң – сак астына
18-22 сентябрь аралыгында районда "Условник" операциясе узды. Операция барышында Җәза үтәтү инспекциясе һәм Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан исәптә торган хөкем ителүчеләр тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бер хөкем ителүче җәзасын тиешле дәрәҗәдә үтәмәү сәбәпле, сак астына алынды. Ике хөкем ителүчегә карата материаллар җәзаларын үзгәртү өчен судка җибәрелде.
-
Октябрь аенда намаз вакытлары
-
Берьялгызы 5 сыер, 10 үгез тәрбияли
"Дусым" хуҗалыгы пешекчесе Гөлнара Сәфәрова яңа ашханәдә берүзе эшли, көн саен 90лап кешене тукландыра. - Әгәр ашханәдән шатланып, тук кыяфәт белән чыгып китсәләр - минем хезмәтемә зур бәя, - ди ул. Иртәнге 5тән кичке 7гә кадәр биредә ул. "Беләсезме, эшемә шатланып киләм", - ди. Шулай булмый ни, ашханәдә ут та,...
-
Штраф түләмәсәң – арест
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда "Куркынычсызлык атналыгы" ахырына якынлаша. Аның барышында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балалар белән очрашулар үткәрелде, юл кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча профилактик чаралар оештырылды. Шул ук вакытта ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан юлларда машина йөртүчеләрнең дә әлеге таләпләрне үтәвенә зур игътибар бирелә. Шулай да, кагыйдәләргә...
-
“Онытмаганнар, зурладылар”
Күәм өлкәннәре исеменнән әнә шулай дип шалтыратты Кәүсәрия Мәгъсүмова. "Аздан да күңел була. Авыл җирлеге җитәкчесе Реваль Гатауллин белән Луиза Вафинаның күчтәнәч күтәреп кереп, матур теләкләрен ишеткәч, күңелем тулды. Әлеге хисне бер мин генә кичермәдем", - диде ул.
-
Организации образования Татарстана представили сельхозпродукцию на ярмарке в Казани
На ярмарке районы не только представляют произведенную продукцию, но и демонстрируют свою самобытность. (Казань, 30 сентября, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Сегодня в агропромпарке «Казань» проходит традиционная республиканская ярмарка сельскохозяйственной продукции и изделий народно-художественных промыслов с участием муниципальных районов и образовательных организаций Татарстана. Горожанам по доступным ценам предлагается сельхозпродукция, разнообразные товары для...
-
Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстанның белем бирү оешмалары катнашты
Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар ясаган көнкүреш предметлары, кулинар эшләнмәләр, кул эшләре тәкъдим ителде. (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген «Казан» агропромпаркында Татарстанның муниципаль районнары һәм белем бирү оешмалары катнашында традициягә әйләнгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар...
-
Ун укучыга – 18 грамота
Олы Әтнә урта мәктәбенең "Орлята" командасы (җитәкчесе Нәкыйп Мәгъсумов) Казанның "Патриот" хәрби әзерлек үзәгендә узган "Юнармеецлар, алга" хәрби спорт уеннарында катнашып, өченче урынга лаек булды. Бәйге барышында Әтнә укучылары 5-6 спорт төрендә катнашып, команданың ун әгъзасы унсигез призлы урын алган.
-
Очрашулар узган
Комыргуҗа урта мәктәбе көндәлек эш, мәшәкать эчендә кайный. Бу хакта мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлшат Фәхреевадан сораштык. "Бу айның 25-29 сентябрь көннәре куркынычсызлык атнасы кысаларында уза", - диде ул. Бу уңайдан гадәттән тыш хәлләр, ПДН вәкилләре, участок инспекторлары белән очрашулар уздырганнар, сыйныф сәгатьләре үткәргәннәр.
-
Нәни шахматчылар – Самарада
Районның яшь спортчылары Азалия, Самат, Алмаз һәм Камил Самарага - Бөтенроссия авыл шахматчылары чемпионатына юл тоттылар. Чемпионатка юлламаны Актанышта узган бәйгедә 2 урын алып яуладылар. Тренерлары Раил Шакиров оптимистик рухта: "Яхшы уеннар күрсәтербез дип өметләнәм", - ди.
-
“Экватор сызыгын” узды
Татарстан көзге зәбнең "экватор сызыгын" - яртысын узды. Бу эшне элеккечә үк Сарман, Зәй районнары әйдәп бара. Безнең Әтнә районы да алдынгылар сафында. Шунысы кызык, бездә җирне өстән эшкәртү дигән әйбер юк. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 27 сентябрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, фаразланган барлык җирләрнең 95 мең гектары тирән итеп...
-
Изге эш башкардык
"Гошер сәдакасын бирү - дини бурыч. Бу - фарыз гамәл, шуңа да гошерне ачыктан ачык бирергә була. Гошерне тормышыбызга кайтару бәрәкәт артуга китерәчәк, чөнки гошер фәкыйрьләргә, мәчет һәм мәдрәсәләр файдасына бирелә, Аллаһы Тәгалә юлында тотыла. Гошер сәдакасын бирү киләчәктә мул уңыш алуга ышаныч булып тора. Олы Мәңгәр авылында мәхәллә халкыннан...