Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге эш башкардык

"Гошер сәдакасын бирү - дини бурыч. Бу - фарыз гамәл, шуңа да гошерне ачыктан ачык бирергә була. Гошерне тормышыбызга кайтару бәрәкәт артуга китерәчәк, чөнки гошер фәкыйрьләргә, мәчет һәм мәдрәсәләр файдасына бирелә, Аллаһы Тәгалә юлында тотыла. Гошер сәдакасын бирү киләчәктә мул уңыш алуга ышаныч булып тора. Олы Мәңгәр авылында мәхәллә халкыннан...

"Гошер сәдакасын бирү - дини бурыч. Бу - фарыз гамәл, шуңа да гошерне ачыктан ачык бирергә була. Гошерне тормышыбызга кайтару бәрәкәт артуга китерәчәк, чөнки гошер фәкыйрьләргә, мәчет һәм мәдрәсәләр файдасына бирелә, Аллаһы Тәгалә юлында тотыла. Гошер сәдакасын бирү киләчәктә мул уңыш алуга ышаныч булып тора. Олы Мәңгәр авылында мәхәллә халкыннан бакчаларыбызда үскән уңыштан, мөмкинлекләреннән чыгып, гошер сәдакасы җыю оештырылды. Җыелган гошер сәдакасын "Ярдәм" мәчетенә тапшырдык. Күңелдәге иң изге хисләребезнең олысы мәхәллә халкына, гошер сәдакасын бирүчеләргә, җыйганда һәм илтүдә техника белән ярдәм иткән хуҗалык рәисе Габделбәр улы Айдарга, җыйганда, бушатканда, төягәндә ярдәм иткән кешеләргә юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә Сез биргән гошер сәдакасыннан разый булып, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсен", - дип хәбәр итте безгә Олы Мәңгәр авылы мәчете имамы Илдар Сәфәр улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев