Әтнәләрдән – зур ярдәм
Район хәбәрләре

Әтнәләрдән – зур ярдәм

Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә керүче Бәрәскә, Олы Бәрәзә һәм Эшкәтә авылларында да халыктан гошер җыйнадылар.

Олы Бәрәзә имамы Рәис Фәтхуллиннан алган мәгълүматларга караганда, барысы 13 т яшелчә җыеп, Казандагы Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә илтеп тапшырганнар. Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткереп,  изге догаларын ирештергән.

“Авылдашлар бердәм һәм тырыш безнең. Мохтаҗларга зур ярдәмебез, Раббыбыз кушканны үтәү үзебезгә зур савап булып әйләнеп кайтачак әле”, – ди имам.


Нет комментариев