22 сентябрьдә Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының мәктәп этабы башлана. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фән олимпиадаларына катнашу бушлай башкарыла. Күпчелек предметлар буенча катнашу 5 нче сыйныфтан башлана, ә рус теле, инглиз теле һәм математика буенча — 4 нче сыйныфтан ук.
Бу очракта укучыга бер генә фән белән чикләнергә кирәкми: берничә предмет сайларга һәм үз-үзеңне төрле юнәлешләрдә сынап карарга була, дип яза матбугат хезмәте.
Мәктәп этабына теркәлүләр инде башланган..
Олимпиадаларның расписаниесе, сыйныф өчен мөмкин булган предметлар һәм катнашу тәртибе белән Республика олимпиада үзәге сайтында яисә үз мәктәбегездә — уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарыннан яки предмет укытучысыннан белешергә мөмкин, диелә хәбәрдә.
Олимпиадаларда катнашу укучыларга үз-үзләрен сынарга һәм белем тупларга бик зур мөмкинлекләр бирә.
Нет комментариев