Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Берьялгызы 5 сыер, 10 үгез тәрбияли

"Дусым" хуҗалыгы пешекчесе Гөлнара Сәфәрова яңа ашханәдә берүзе эшли, көн саен 90лап кешене тукландыра. - Әгәр ашханәдән шатланып, тук кыяфәт белән чыгып китсәләр - минем хезмәтемә зур бәя, - ди ул. Иртәнге 5тән кичке 7гә кадәр биредә ул. "Беләсезме, эшемә шатланып киләм", - ди. Шулай булмый ни, ашханәдә ут та,...

"Дусым" хуҗалыгы пешекчесе Гөлнара Сәфәрова яңа ашханәдә берүзе эшли, көн саен 90лап кешене тукландыра.
- Әгәр ашханәдән шатланып, тук кыяфәт белән чыгып китсәләр - минем хезмәтемә зур бәя, - ди ул.
Иртәнге 5тән кичке 7гә кадәр биредә ул. "Беләсезме, эшемә шатланып киләм", - ди. Шулай булмый ни, ашханәдә ут та, газ да, җылы су да бар. Якты да, матур да бу ашханә. "Җитәкчеләрем нык булышалар, рухи яктан да гел ярдәмнәрен тоям", - ди.
Берьялгызы 3 бала тәрбияли. Инде берсенең үз гаиләсе бар. Калган икесе дә аның янында түгел. Шунысы гаҗәпләндерә - 5 сыер һәм 10 үгез тәрбияли ул. "Иртән 4нче яртыда торганнан, кичке 10нчы яртыда гына йокларга ятам. Гел аяк өстендә", - ди. Монысы да тырышлык билгесе.
Шундый тырыш ханымны фотода күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев