Өч вак юл һәлакәте теркәлгән
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, атна барышында район юлларында барлыгы 54 тапкыр кагыйдә бозганнар. Шулардан 9 очрак - страховка булмаган килеш руль артына утыру, 8 очрак - куркынычсызлык каешын такмау, 7се - тизлек белән бәйле. Юл билгесенә туктамаучылар - 6, штрафларын вакытында түләмәүчеләр, пычрак номер белән йөрүчеләр...
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, атна барышында район юлларында барлыгы 54 тапкыр кагыйдә бозганнар. Шулардан 9 очрак - страховка булмаган килеш руль артына утыру, 8 очрак - куркынычсызлык каешын такмау, 7се - тизлек белән бәйле. Юл билгесенә туктамаучылар - 6, штрафларын вакытында түләмәүчеләр, пычрак номер белән йөрүчеләр - 4әр, төзек булмаган транспорт чарасын "иярләүчеләр", утын яндырмыйча йөрүчеләр - 3, документларын өйдә онытып калдыручылар, балаларын махсус кресло белән йөртмәүчеләр - 2. Юлны тиеш урыннан чыкмаган бер җәяүлегә дә протокол төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев