Штраф түләмәсәң – арест
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда "Куркынычсызлык атналыгы" ахырына якынлаша. Аның барышында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балалар белән очрашулар үткәрелде, юл кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча профилактик чаралар оештырылды. Шул ук вакытта ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан юлларда машина йөртүчеләрнең дә әлеге таләпләрне үтәвенә зур игътибар бирелә. Шулай да, кагыйдәләргә...
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда "Куркынычсызлык атналыгы" ахырына якынлаша. Аның барышында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балалар белән очрашулар үткәрелде, юл кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча профилактик чаралар оештырылды. Шул ук вакытта ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан юлларда машина йөртүчеләрнең дә әлеге таләпләрне үтәвенә зур игътибар бирелә. Шулай да, кагыйдәләргә бармак аша караучылар да юк түгел. Штрафларны вакытында түләү кирәклеге хакында гел язып торабыз. Вакытынннан алда түләгәндә ярты бәясен генә түлисе дә бит, югыйсә. Ә инде вакытында түләнмәгән штраф өчен икеләтә күләмдә түләү, 15 тәүлеккә арест яисә 50 сәгать мәҗбүри эшләр каралган. Зуррак күләмдә штрафлары булган һәм суд тарафыннан чыгарылган карар таләбен үтәмәгәннәргә җәза тагын да катгый. ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә мондыйларның өйләренә барып, милекләренә арест салырга мөмкин. Шундый өч йөртүченең милкенә арест салынган да инде. Дөрес, берсе штрафын шунда ук түләп котылган. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәммәтов шулай ук көзге чорда киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга да игътибарны арттырырга киңәш итә. ЮХИДИ бүлекчәсенә килеп электрон рассылкага язылу мөмкинлеге хакында да онытмасагыз иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев