Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз кояшың булсын

Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Адәм балалары турында сөйлисе дә юк. Кызык, икесе ике төрле булган, кызыксынулары, яшәеше үзгә ике кеше бергә кушыла да, гаилә барлыкка килә. Бер-берең­не кайгырту, хөр­мәт итү, бер-береңә терәк булу - гаиләнең асылын әнә шулар тәшкил итә. Гаилә - һәр кешенең таяныр ноктасы, ә...

Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Адәм балалары турында сөйлисе дә юк.
Кызык, икесе ике төрле булган, кызыксынулары, яшәеше үзгә ике кеше бергә кушыла да, гаилә барлыкка килә. Бер-берең­не кайгырту, хөр­мәт итү, бер-береңә терәк булу - гаиләнең асылын әнә шулар тәшкил итә. Гаилә - һәр кешенең таяныр ноктасы, ә гаиләнең татулыгы - ир белән хатынның иҗат җимеше. Безнең тормы­шыбызда нинди генә авыр хәлләр булмасын, бу ыгы-зыгыдан гаилә генә коткара. Җылы учагың, сагынып көтәр пар канатың, юатучың булса, тирә-ягыңда балаларың бөтерелеп йөрсә, синең җа­ның тыныч. Гаилә - һәркем өчен кадерле урын. Ул син туган һәм шәхес буларак формалаш­кан җир. Монда сине ничек бар шулай яраталар, кабул итәләр. Иң беренче булып яхшылык һәм явызлык, тәрбия­лелек, ру­хи һәм әхлакый кыйм­мәтләр турындагы төшен­чәләрне дә нәкъ менә гаиләдә аласың.
Олы Мәңгәр җирлегенә кергән авылларда күп­ләр өчен үрнәк булырлык, тәртипле, тәрбияле гаиләләр байтак. 8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан аларның иң-иңнәрен мә­дәният йорты сәхнәсенә чакырып хөрмәтләделәр.Хәлимә һәм Нуретдин Ши­һабетдиновлар өчен ул икеләтә бәйрәмгә әй­ләнде. 65 елдан артык бергә яшәгән парга Бөтен­россия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык кө­не уңаеннан махсус медаль һәм значоклар тап­шырылды. Юбилярларны өйләрендә район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Рәхимова, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов котларга килде. «Мәңгәр» авыл җирлеге җитәкчесе Вә­зыйх Хисмәтуллин һәм авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова да изге теләкләрен теләп, бүләкләр тапшырды. Кызганыч, мәдәният йортына аяклары авырту сәбәпле, Хәлимә апа килә алмаган. Нуретдин абый исә залда утырган тамашачыларны үзләренең ка­­вышу тарихы белән та­ныш­тырып, тальян гармунында уйнап та күрсәтте. 50 ел иңне-иңгә куеп яшәгән Илсөя апа белән Илсур абый Шакировлар гаиләсен дә Мәңгәр халкы бик ихтирам итә. Гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган бу пар өч бала тәрбия­ләп үстергән. Балалары да тәр­типле, тыйнак булулары белән аерылып тора. Илсур абыйны авы­лыбыз­ның тарихчысы дип атарга да була. Авы­лыбызга багышлап языл­ган икенче китабы күптән түгел дөнья күрде. 35 елдан артык гаилә булып гомер кичергән Олы Мәңгәрдән Мөнирә һәм Зөфәр Зариповлар, Бәх­тиярдан Мәдинә һәм Мөдәрис Кәлимуллин­нар, 25 еллык гаилә стажы булган Раушания һәм Айдар Гәрәевләр да сок­ланырлык, үрнәк парлар. Һәркайсының үзенә генә хас матур гадәтләре, тату булып яшәүнең серләре бар. Танышу тарихы да һәркайсыныкы аерым. Кайберсенең инде балалары үсеп җитеп, үзләре әти-әни булган. Гәрәевләрнең туй мәшәкатьләре, дәүәти- дәүәни булып, оныклар кү­рү сөенече әле алда.
Авыл җирлеге, "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы, ветераннар советы сәхнә күрке булып утырган парларга истәлек бү­ләкләре тапшырды. Мә­дәният йорты хезмәткәрләре Гөлсинә Шакирова һәм Рафис Сәләхетдинов авылыбыз үзешчәннәре белән берлектә "Парлы узган гомерләр" исеме астында узган бу бәйрәмне бик матур итеп алып бардылар. Гаилә - һәркайсыбызны үзенә тартып торучы җылы учак. Гаиләдәге үзара мө­нәсәбәтләр бер-бере­ңә мәхәббәт, ышаныч, үз­ара аңлашуларга нигез­ләнә. Бары шул чакта гына гаиләдә һәркем үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп тоя ала. Шуны онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев