16 июль 2017 яңалыклары
-
Татарстанда машиналарга яңа номер бирә башладылар
Төбәкне күрсәтүче 16 һәм 116дан соң, 716 куелган. Халык арасында бу яңалыкны төрелчә кабул итүчеләр бар. Берәүләргә 716 ошаган, икенчеләр исә 616 матуррак булыр иде диләр. Әмма эш матурлыкта гына түгел икән. Белгечләр әйтүенчә, фото һәм видеотеркәү камералары 7ле санын яхшырак таный икән. Моннан тыш, бу санны номерга урнаштыру җайлырак...
-
«Гүр сәдакасын бирмәү гөнаһ түгел» (Мәетне юганда, соңгы юлга озатканда туа торган сорауларга ҖАВАПЛАР)
Редакциябезгә күптән түгел генә якын кешесен югалткан бер ханым шалтыратты. «Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә биргән идем, танышларым, тавык бирелергә тиеш иде дип, тынычлыгымны алды», - диде ул. Мәетне юганда да, озатканда да күп кенә сораулары туган. Газета укучыбызның сорауларына «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә....
-
Татарстанда 10 яшьлек баланы телефонын зарядкага куйганда ток сугып үтергән
Алексеевск районында 10 яшьлек малайны телефонын зарядкага куйганда ток бәреп үтергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте. Бәхетсезлек очрагы 12 июльдә Речное авылыннан ерак түгел палаткалы лагерьда килеп чыккан. Ток бәргән малайны аңсыз хәлдә Алексеевск район хастаханәсенә алып килгәннәр. Баланың сулышы реанимациядә өзелгән. Ачыкланганча, малай әнисе...
-
Дини тәрбия дәресләре башланды
Районыбызның үзәк мәчетендә 12 июльдә дини тәрбия дәресләре үз эшен башлап җибәрде. Газетабызны алып укып баручылар белә, 2011 елдан бирле елның-елында химаячеләр ярдәме белән җәйге айларның берсендә оештырыла ул. Район халкы, без дини лагерь дип атасак та, Наил хәзрәт Сәгъдиев: "Лагерь ук түгел инде бу, балаларга дини тәрбия бирү дәресләрен...
-
Әзербайҗанда абортлар һәм ЭКО рекламасы тыелган
Канунның яңартылган тексты ил хакимиятенең рәсми сайтында урын алган. Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев "Халык сәламәтлеген саклау" турындагы канундагы үзгәрешләрне раслады, алар аборт һәм ясалма орлыклыландыруны рекламалауны тыюга кагыла, дип хәбәр итә Интерфакс агентлыгы. Үзгәрешләр канунның 11нче маддәсенә кергән. Канунның яңартылган тексты ил хакимиятенең рәсми сайтында урын алган. Чыганак: www.saby-rt.ru
-
Авылда шартлар тотрыклы
Татарстаныбызның яшәү рәвешен Сабантуй бәйрәменнән башка күз алдына да китереп булмый. Әлбәттә, һәрбер иҗат төркеме дә елга бер генә була торган күркәм милли бәйрәмне көтеп ала. Сабантуйны алып баручылар, җырчылар чакырып уздыру күптән инде гадәткә керде. Элегрәк мондый Сабантуй уздырылмаган авыллар да тартыла башлады. Киләчәктә дә бәйрәм үз рухын югалтмасын,...
-
Яңа җитәкче билгеләнде
Әтнә Эчке эшләр бүлеге каршында эшләп килгән иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырыш барышында Әтнә Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев иҗтимагый совет әгъзаларын кыскача гына 6 айдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Иҗтимагый советка яңа җитәкче билгеләнде. Ул - Эдуард Гарипов. Алга яңа бурычлар куелды. Моннан тыш, аралашу барышында Әтнә...
-
Үз кояшың булсын
Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Адәм балалары турында сөйлисе дә юк. Кызык, икесе ике төрле булган, кызыксынулары, яшәеше үзгә ике кеше бергә кушыла да, гаилә барлыкка килә. Бер-береңне кайгырту, хөрмәт итү, бер-береңә терәк булу - гаиләнең асылын әнә шулар тәшкил итә. Гаилә - һәр кешенең таяныр ноктасы, ә...
-
Техникумда – имтиханнар
"Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы базасында "права"га укучылардан имтиханнар кабул итә. Әйтүенчә, барысы 70 кеше төрле категорияләр буенча җавап тота. Имтиханны техникумда укыган ике төркем студентлары һәм бер төркем түләп укучылар тапшыра. Инспектор сүзләренә караганда, төп өлеше бер атна элек үк тәмамланган. Хәзер икенче өлеше...
-
Сала башладылар
Әледән-әле яңгыр явып тору сәбәпле, һәр эшне алдан планлаштырып, мөмкинлек чыгуга башкару отышлы. Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин да: "Көн аяз тора, шул сәбәпле бүген үк Коммуна, Ленин урамнарына таш-ком кушылмасы җәя башлыйбыз", - диде. Хәтерлисездер, бу урамнардагы су юлларына «Татавтодор»ның Арча филиалы Әтнә участогы хезмәткәрләренең тимер-бетон торбалар салуы...
-
21 протокол төзелгән
Яңгырлары белән узган сабантуйлардан соңгы атна барышында район юлларында чагыштырмача тынычлык хөкем сөргән. Юл кагыйдәләрен бозучыларга төзелгән протоколлар саны 21 булу әнә шул хакта сөйли. Юл аркылы дөрес урыннан чыкмаган 6 җәяүле, техник яктан төзексез транспорт чарасында, утын кабызмыйча йөрүче, номерлары пычрак - берәр, юл билгесе кушканны үтәмәгән - ике,...