Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылда шартлар тотрыклы

Татарстаныбызның яшәү рәвешен Сабантуй бәйрәменнән башка күз алдына да китереп булмый. Әлбәттә, һәрбер иҗат төркеме дә елга бер генә була торган күркәм милли бәйрәмне көтеп ала. Сабантуйны алып баручылар, җырчылар чакырып уздыру күптән инде гадәткә керде. Элегрәк мондый Сабантуй уздырылмаган авыллар да тартыла башлады. Киләчәктә дә бәйрәм үз рухын югалтмасын,...

Татарстаныбызның яшәү рәвешен Сабантуй бәйрәменнән башка күз алдына да китереп булмый.
Әлбәттә, һәрбер иҗат төркеме дә елга бер генә була торган күркәм милли бәйрәмне көтеп ала. Сабантуйны алып баручылар, җырчылар чакырып уздыру күптән инде гадәткә керде. Элегрәк мондый Сабантуй уздырылмаган авыллар да тартыла башлады. Киләчәктә дә бәйрәм үз рухын югалтмасын, уздырырга җае табылсын иде. Безнең концерт бригадасы Әтнә авылларында ел саен Сабантуйларда катнаша. Бу районда ул бик югары дәрәҗәдә оештырыла. Шуның белән үзенчәлекле дә. Быел безгә Югары Сәрдә, Күңгәр авыллары Сабантуенда булырга туры килде. Монда халык шундый "уянган" ки, зур чират торып барлык уеннарда да катнашалар. Аларның шундый затлы бүләкләр алуын күрү - үзе бер татлы мизгел. Уенда катнашучыларның олысы да, кечесе дә кочак-кочак бүләк алып кайтып киттеләр. Бәйрәм филармониядән танылган җырчылар Рафаэль Якупов, Сиринә Зәйнетдинова катнашындагы концерт белән үрелеп барды. Милли бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәргән бу авыл җитәкчеләре "Без булдырабыз!" дип күкрәк киереп әйтә алалар. Без Сабантуйдан авыл халкының тотрыклыклылык шартларында яшәвен күреп күңел күтәренкелеге белән кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев