Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дини тәрбия дәресләре башланды

Районыбызның үзәк мәчетендә 12 июльдә дини тәрбия дәресләре үз эшен башлап җибәрде. Газетабызны алып укып баручылар белә, 2011 елдан бирле елның-елында химаячеләр ярдәме белән җәйге айларның берсендә оештырыла ул. Район халкы, без дини лагерь дип атасак та, На­ил хәзрәт Сәгъдиев: "Лагерь ук түгел инде бу, балаларга дини тәрбия бирү дәресләрен...

Районыбызның үзәк мәчетендә 12 июльдә дини тәрбия дәресләре үз эшен башлап җибәрде. Газетабызны алып укып баручылар белә, 2011 елдан бирле елның-елында химаячеләр ярдәме белән җәйге айларның берсендә оештырыла ул.
Район халкы, без дини лагерь дип атасак та, На­ил хәзрәт Сәгъдиев: "Лагерь ук түгел инде бу, балаларга дини тәрбия бирү дәресләрен башладык ди­сәк дөресрәк булыр..." - дип ачык­лык кертте. Ул үзе мә­четкә килүче җиде дистә балага вәгазьләр сөйли. Ә ислам диненең нигезләренә өйрәтүне баш­лангыч чорда дини бе­лем биргән Гөлназ Газимованың балалары, бы­ел мәдрәсәне уңышлы тә­мамлап диплом алган Алинә Чемирова белән Адель Газимов алып бара. Алар да беренче елларын гына эшләми, 2015 елдан бирле әлеге изге гамәлне башкаралар. Али­нә - кыз балаларны, Адель ир балаларны укыта. Нәкъ менә укыталар. "Дәресләр 1 сәгать дәвам итә, аннан соң ярты сәгать ял. Иртәнге сәгать 9дан укыта башлыйбыз. Төштән соң, 12 сәгать 30 минутта төгәллибез. Беренче көнне мәчеткә 62 бала килсә, икенче көнне җитмешкә җитте...Быел бер үзгәлеге бар, 7 яшьтән соңгы балаларны гына алдык. Алдагы елларда 5-6 яшьлекләр дә йөргән иде. Аларга белем бирү авыррак, арыйлар да..." - дип сөйли Алинә. Дини лагерьгә район үзә­гендәге балалар гына йөрми, Ташчишмәдән дә, Яңа Әтнә, Мәңгәр авылларыннан да, хәтта Дөбъяз­дан килүче балалар бар. Казаннан әби-бабайга кунакка кайт­кан балалар да монда йөрүне кулай күрә. Ә китерү-алып кайту әти-әни карамагында.
Балаларның үзләренә мон­да бик ошый. Аларның шулкадәр бирелеп дәрес тыңлаулары, га­рәп алфавитын өйрәнеп, матур итеп язарга ты­рышуларын күргәч, кү­ңел сөенә. "Әлифба өйрәтәләр. Тәһарәт алып, намаз укырга да өйрәнәбез..." - диләр балалар үзләре. Алай гына да түгел, "Нигә без нәкъ менә ислам динен тотабыз, мөселман дип аталабыз. Аллаһы Тәгалә кем ул...", дигән сорауларга да җавап таба балалар.
Дәресләрдән соң бергә­ләп табын артында пи­рог­лар белән компот эчәләр. "Чәй эссе дип, компотны да үзләре сора­дылар..." - дип елмая укытучылар.
Балалар белән бергә өстәл артына утыручы олы­рак яшьтәгеләр дә бар. Башлангыч белем дә һәрберебезгә кирәк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев