Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

21 протокол төзелгән

Яңгырлары белән узган сабантуйлардан соңгы атна барышында район юлларында чагыштырмача тынычлык хөкем сөргән. Юл кагыйдәләрен бозучыларга төзелгән протоколлар саны 21 булу әнә шул хакта сөйли. Юл аркылы дөрес урыннан чыкмаган 6 җәяүле, техник яктан төзексез транспорт чарасында, утын кабызмыйча йөрүче, номерлары пычрак - берәр, юл билгесе кушканны үтәмәгән - ике,...

Яңгырлары белән узган сабантуйлардан соңгы атна барышында район юлларында чагыштырмача тынычлык хөкем сөргән.
Юл кагыйдәләрен бозучыларга төзелгән протоколлар саны 21 булу әнә шул хакта сөйли. Юл аркылы дөрес урыннан чыкмаган 6 җәяүле, техник яктан төзексез транспорт чарасында, утын кабызмыйча йөрүче, номерлары пычрак - берәр, юл билгесе кушканны үтәмәгән - ике, куркынычсызлык кае­шын такмыйча йөргән биш йөртүче җавапка тартылган.
Кибетләр янында ма­ши­насын тротуарга аркылы куйган йөртүче ике мең сум күләмендә штраф түләячәк. Юридик затка караган маши­наны "путевой лист"­ы булмаган килеш, механик­ка һәм медицина хезмәткәренә кул­лар куйдырмыйча юлга чыгарган өчен ху­җа­ларына 30ар мең сум күләмендә штраф тү­ләр­гә туры киләчәк. Бу хак­та мондый затлар оныт­масын иде. Бер вак юл һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ бүлекчәсе җи­тәк­чесе Рифат Нурмеха­метов юлда йөргәндә ки­емдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игъ­тибар кирәклеген ки­сәтә. Штрафларга да бар­мак аша карау ярамый. Вакытында түләнмә­гән штрафны икеләтә күләмдә түләргә туры килмәгәе. Шуңа өстәп 15 тәүлеккә арест һәм 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр дә каралган.
Машина йөртүчеләр игътибарына тагын берничә яңалык. 10 июльдән юл хәрәкәте кагый­дәләренә транспорт чарасын теркәүгә кагылышлы яңа үзгәреш­ләр керде. Бу машина хуҗаларының эшен күпкә җиңеләйтәчәк. Хәзер теләсә-кайсы транспорт чарасын ЮХИДИдә теркәү үткәргәндә ОСАГО талонын күрсәтү мәҗбүри түгел. Моннан тыш, машинаның паспортын яшәү урыны кайда булуга карамастан, үзегез теләгән ЮХИДИ бүлегендә яңадан эшләтергә була. Авыр укыла торган, хәтта күгәргән номерлы автомобильне дә теркәргә мөмкин. Әгәр номерын укып булса, билгеле. Дәүләт хезмәте аша транспорт чарасын теркәргә теләп гариза бирүчеләр өчен дә эш өлешчә җиңеләя. Элек машинаны теркәү өчен гаризаны ЮХИДИ бүлегендә чыгарып, аннан соң гына машинага техник карау үткәреп була иде. Хәзер туры техник карау үткәрү мәйданына барырга мөмкин. ОСАГО полисын электрон вариантта алып булу сәбәпле, учетка басканда хәзер полис кирәк түгел. ЮХИДИ хез­мәткәрләре полис турындагы барлык мәгълүматны электрон рәвештә махсус система аша ала, шуңа да полисның кәгазь вариантын күрсәтү кирәк булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев