Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зурлап билгеләп үттек

Бәрәскә авыл җирлегенә кергән өч авылда зурлап Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үттек. Аллага шөкер, һәр авылда да бәйрәм уздырырлык урыннарыбыз - сугыш ветераннары истәлегенә куелган һәйкәлләребез бар. Олы Өшкәтә авылындагы тантанада авыл җирлегендә бердәнбер сугыш ветераны Мөршидә апа Бәдыйгова катнашып, үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Бәрәзә мәктәбе укучыларының бик матур...

Бәрәскә авыл җирлегенә кергән өч авылда зурлап Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үттек.
Аллага шөкер, һәр авылда да бәйрәм уздырырлык урыннарыбыз - сугыш ветераннары истәлегенә куелган һәйкәлләребез бар. Олы Өшкәтә авылындагы тантанада авыл җирлегендә бердәнбер сугыш ветераны Мөршидә апа Бәдыйгова катнашып, үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Бәрәзә мәктәбе укучыларының бик матур чыгышын карадык. Почетлы каравылдагы егетләрнең солдат формасыннан автоматлар тотып басып торуы сугыш кырында ятып калган каһарманнарны, аннан соң бакыйлыкка күчкән ветераннарны олылауның иң күркәм чагылышы булды. Тантаналар Түбән Бәрәскә, аннан Олы Бәрәзә авылында дәвам итте. Укучылар "Үлемсез полк" акциясенә кушылып, үзләренең якыннарының фотоларын күтәреп, бәйрәмчә киенеп, тантана үтәчәк урынга җыйналды. Хуҗалык җитәкчесе Илгиз Вильдан улы, Азат Мансур улы, җирле үзидарә башлыгы Аида Вафа кызы, ветераннар советы рәисе ветераннарны котлап рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.Һәр ике мәктәп укучылары ветераннар каршында матур чыгыш ясады. Сугыш елы балалары Бикбаева Надия апа, Гайнуллин Әдһәм абый укучыларга үзләренең күңелләрендә йөрткәннәрне җиткерделәр. Бәйрәмчараларыннан соң тыл ветераннары, сугыш елы балалары мул өстәлләр артында Олы Өшкәтәдә - мәчеттә, Олы Бәрәзәдә - мәктәп ашханәсендә, Түбән Бәрәскәдә хәләл кафеда кунак булдылар. Ленин исемендәге күмәк хуҗалык аларның һәрберсен азык-төлек тутырылган зур пакет белән сөендерде.
Җитәкчеләребез тарафыннан шундый хөрмәтне күрү белән өлкәннәребез бик бәхетле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев