Әтнәленең Беларусь истәлекләре
Күңелгә үтеп керерлек яхшы яклары белән дә, “Бездәге кебек икән” дип авыр суларлык яклары белән дә истә калды “ут күрше”ләребезгә кунакка баруым.
Армия хезмәтен 2 ел дәвамында шунда үттем, шуңа кабат Беларусь Республикасын күрәсем, дымлы һавасын сулыйсым килде бугай.
Илгә кергәндә чит ил паспорты да, виза да кирәкми. Автомобиль юллары бик шәп, чокыр ямамыйлар ахыры, андый җирләр күзгә чалынмады. Гомумән, юлда эшләүчеләр юк, триммер тавышлары, хәтта башка агрегатлар белән дә үлән чабучылар күренмәде. Ә экскурсоводтан сорагач: “Алар бары төнлә эшлиләр”, – диде. Кыскасы, искитәрлек чисталык, тәртип белән каршы алды безне Беларусь Республикасы.
Төп күрсәткеч – чисталык һәм тәртип
Гомумән, илдәге чисталык әллә каян чәчрәп тора. Җиргә чүп-чар ыргытырга ярамый, кая ул, урамнарда тәмәке тартучылар күренми. Бары берәүнең йотлыгып-йотлыгып тәмәке суыруын, төпчеген сүндереп урнага салуын шәйләдем. Югыйсә – штраф, хәтта 15 тәүлеккә утыртырга мөмкин икән. Тәртипне искә алсак, әйтергә кирәк, анда Закон тиешенчә үтәлә, диделәр. Дөрестән дә шулаймы дип теләсә-кемнән сорап булмый, әлбәттә – Мир шәһәрендә берәү белән танышып, шактый аралашып тордык, бу хакта аннан сорадым. “Бездә коррупция, гомумән, юк ул”, – диде әңгәмәдәшем Сергей. Тәртип дәрәҗәсе төрле бит ул, шуңа күрә чагыштырып язу дөресрәк булыр: әйтик, тырпаеп торган, каралмаган, таралмаган чәчле кешегә караганда, тиешенчә кыскартылып, тигез һәм кантовкалысы күңелгә якынрак була бит. Монда да шуның кебегрәк – басу-кырлар, хәтта урманнар белән чиктәш ызаннар халәте, әнә шул матур чәчле кешегә бик якын. Чүп үләннәре үсеп утырган яки буш җирләр бөтенләй дә юк. Тигез асфальт юллы дамба кырыендагы үлән 2-3 сантиметрдан биек түгел. Дамба кырыеннан төшүгә, кукуруз, чөгендер яки ашлык басуы башлана. Араларында бер генә чүп үләне күренми. Безне кисәтеп куйдылар, Россия хатын-кызының басуга кереп симәнке яки куркуруз артына кереп, башын гына чыгарып фотога төшәргә яратуын беләләр күрәсең – моның өчен зур штраф диделәр. Хөкүмәт җирен таптарга ярамый икән. Аның каравы юл буенда ләкләк, торналар күренгәләде. Рәхәтләнеп таптап йөриләр...
Урманнар бик күп – ил территориясенең 39 процентын диярлек били. Илнең 8064 мең гектарын урманнар капланган. Иң киң таралганнары – каен, нарат, чыршы, имән, усак, сазлыклы урыннарда нарат урманнары да бар. Ә болыннар һәм көтүлекләр ил территориясенең биштән берен алып тора.
Ни кызганыч, монда һава торышы бик рәхим-шәфкатьле булмады – атна буе болытлы иде, салкынча булды (куртканы бертуктаусыз киеп-салып йөрергә туры килде). Гомумән, монда җәзен бик эссе түгел, кышын әллә ни суыклар булмый саналса да, үзенчәлеге бар. Монда дымлылык бик көчле. Шул сәбәпле кыш көне хәйран суык. Әле без килгәнче 30 градуслы эсселек булган, кайбер клумбаларда чәчәкләр генә түгел, газон үләннәре дә корыган иде.
Иң кызыгы – кайбер кечкенә авыллар аша да үтәргә туры килде, аларның бакчаларында да шул ук тәртип. Юк, байлык ягыннан әллә ни аерылып тормыйлар. Әле киресенчә булмагае, совет заманыннан калгандырмы – шифер түбәле йортлар шактый. Экскурсовод Ольгадан бу хакта да сорамыйча кала алмадым. “Бездә тәртип шундый. Халык байлыкка омтылмый. Җир бары дәүләтнеке һәм ул бары арендага бирелә. Әйтик, төзегән йорт астындагы җир өчен салым түләнә, әмма йорт үзе шәхси объект санала. Ил Президенты моны бик нык контрольдә тота. Тәртип, тирә-якны чүпләмәү дә бездә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу уңайдан ил җитәкчесе әледән-әле уртакул җитәкчеләр белән очрашып тора”, – диде. Президентның канатлы гыйбарәсен дә искә алып узды – җирле түрәләрне тәртип булдырырга өндәп: “Надо пирытрахывать свой аппарат”, – дигән. Әнә шул селкетү файдасыдырмы – чәчәклекләр әллә ни күренмәсә дә, бар җирдәге тәртип, хәтта куаклыкларның, агачларның “стрижка”лы булуы күз явын яулады.
Бәяләр һәм хезмәт хакы буенча да бездәгедән әллә ни үзгәлек сизмәдем. Әлбәттә, 1 сум 22 тиен яки 4 сум 99 тиен торган товарны күргәч үк тизрәк аласы килә башлый. Әмма аны 27 сумга тапкырларга кирәк. Ахыр чиктә, кайбер товарны исәпкә алмаганда. Әнә шул бездәге бәя килеп чыга инде.
Россия кешесе бирегә иминлек һәм күңел тынычлыгы алыр өчен килә. Чөнки монда әле дә совет законнары буенча яшиләр.Шул сәбәпле, күрәсең, шәхси эш ачучыларны бөтенләй очратмадык. Эш шунда, бу өлкәдә салымнар бик зур һәм әлбәттә, бюрократик киртәләр гаять нык һәм биек. Барысы диярлек дәүләт кулында. Әйтик, авылларда колхозлар, дөресрәге, агрогородоклар оештырылган. Монысының тарихы бик кызыклы икән. Ил Президенты: “Авылларда “Агро”лар, ягъни, авыл хуҗалыгы сәнәгате булырга тиеш, шул ук вакытта аларга шәһәрдәге шартлар тудырырга кирәк”, – дигән. Дөрестән дә, илнең авыл хуҗалыгы шактый алга киткән. Монда берничә агродокның үз продукцияләрен эшкәртү заводлары бар, аерым кибетләре һәм алар янына “Купляйце беларускае” дип язылган игьланнар бар. Ә ул товарлар, еш кына, шактый арзан торалар. Колбаса, сөт ризыкларының төрлесе бар.
Хезмәт хаклары бездәге чама дип язган идем. Эшли башлаган укытучы, әйтик, 1100 Беларусь сумы ала, дөрес монда салымнар да исәпкә алына, диделәр. Уртакул чиновникның хезмәт хакы безнең Россия сумына күчерсәк – 40000 сум тирәсе икән. Ә яшь буенча пенсия Россия сумында – 29000 сум, аның минималь күләме 15500 сум тирәсе икән.
Беларусьның мәдәнияте дә үзенчәлекле һәм бик бай. Илдә элекке архитектура һәм сәнгать мәктәпләре сакланып калган, әдәбият, музыка, театр үсеш алган. Монда күпсанлы мәдәни фестивальләр үткәрелә. Әһәмиятле объектлар арасында – ЮНЕСКОга кергән “Беловежская пуща” Бөтендөнья мирасы объекты санала, шулай ук бик бай тарихлы Несвиж һәм Мир замоклары бар. Беларусь Россия белән тыгыз хезмәттәшлек итә, шул исәптән Союз дәүләте кысаларында да бу ачык чагылыш таба.
Беларусь Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләреннән башка илләрдән көчлерәк зыян күргән ил ул. Авариядән соң беренче көннәрдә һәм атналарда җил юнәлеше Европа континентына зыян салган Цезий-137 күләменең 70% ка якыны бу ил территориясенә туры килүе белән бәйле. Әйтсәм әйтим, мин дә зыян күрдем аннан, ә иптәш егет вафат ук булды.
Ярый, кыскача, Беларусьның икътисады, яшәеше, тормышы белән таныштырдым кебек. Хәзер үзем күргәннәрне язып узыйм.
Тарихи шәһәрләр
Брест шәһәрендә һәм крепостендә күргәннәр турында аерым хикәя язарлык, анысы – аерым тема. Ә менә иң беренче каршы алган башкала Минск, Несвиж һәм Мир бистәләрендә күргәннәр әле бик озак онытылмас, мөгаен.
БАШКАЛА ТУРЫНДА БЕЛЕШМӘ
Минск – герой-шәһәр, Беларусь Республикасы башкаласы. Свислочь елгасы өстендә урнашкан. Мәйданы – 353,6 квадрат километр, халык саны – шәһәр янын исәпләмичә 2 миллион чамасы. Халык саны буенча Европада унынчы урында.
Экскурсоводыбыз шәһәр белән таныштырып, аның турында беренче тапкыр 1067 елны искә алынуын билгеләде. Заманында ул Литваның Бөек Князьлеге, Речь Посполитая һәм Россия империясе составларында була. Соңрак СССР составында БССР башкаласы буларак яши. 1991 елдан бәйсез Беларусь башкаласы.
Татар кешесе читкә баргач иң беренче татар объектлары эзли башлый инде ул. Экскурсовод та үзәк урамнарның берсендә күптән түгел генә мәчет булуын, хәзер аның башка җиргә күчерелүен, анда бару өчен такси кирәклеген сөйләде. Без, бер төркем татарлар Минскта адашып йөреп булмас, дип һәм вакыт кысанлыгын да исәпкә алып, мәчеткә бара алмадык. Хәләл кафелар да аз икән. Интернетта күрсәткән 5 хәләл кафеның да без сайлаганы пакстанлы тоткан шаурма ларегы булып чыкты...
Сәяхетебезне Несвиж һәм Мир шәһәрләренә ясаган экскурсияләр турында язып дәвам итик. Несвиж - Белоруссиянең урта гасырлары җанлана торган шәһәр. Ул, беренче чиратта, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән замогы белән дан тота. Несвиж замогы (РАДЗИВИЛЛЛАР нәселе резиденциясе, ЮНЕСКО объекты), шулай ук борынгы парк комплексы һәм кенәзләр төрбәсе белән борынгы костел. 1523 елны ул Радзивилллар контроле астына күчә. Бу династия дәүләт язмышын хәл итә, сарайда югары урыннар били. Аларны юкка гына таҗсыз монархлар дип атамаганнар — ыруның көче барысын да үз эченә алган. Үз җирләренең йөрәгендәге кебек, Несвижга килеп төпләнеп, алар биредә басып булмаслык зур крепость төзегәннәр. Аның тирәли шәһәр үзе зурая: агач биналар урынына таш йортлар, храм гөмбәзләре, монастырь диварлары калкып чыга, сәүдәгәрләр өчен кунак йортлары ачыла, базар мәйданнары шаулый, һөнәрчеләр бер-бер артлы остаханәләр ача. 1586 елда несвижга Магдебург хокукы бирелә. Моннан соң шәһәр халкы магистрат сайлый, тоткарлыксыз сәүдә итә һәм шәһәр казнасы белән идарә итә ала...
Гродно өлкәсенең Мир шәһәр поселогы беренче чиратта ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән матур замогы белән дан тота. Әмма сез монда замокка барудан ләззәтне ныгытачак һәм бу урынның бербөтен картинкасын алырга ярдәм итәчәк башка кызыклы урыннарны да табарсыз. Шуңа күрә түбәндә без сезгә Мир Бистәсе һәм аның нинди истәлекле урыннарын күрергә кирәклеге турында сөйләрбез. Дөнья үзенең төп резиденциясе һәм аның урынына Несвиж белән шөгыльләнә башлады. Ә Мир замогы шәһәр читендәге резиденциягә әверелә. Беренче катта һәм подвалларда хуҗалык биналары урнашкан, икенчесендә администрация, суд һәм канцелярия булган, ә өченчесе торак булган. Шуннан бирле Мир замогы күп тапкырлар хуҗаларын алмаштырган, һәм һәркайсы диярлек аның кыяфәтенә ниндидер яңалык керткән. Ул Радзивилллар биләмәсендә булды, аннан соң – Витгенштейннар һәм, ниһаять, Святополк-Мирскийлар биләмәсендә. Берничә мәртәбә ул сугышлар өчен арена булды, бик нык зыян күрде һәм яңадан торгызылды.
Кыскасы, бик матур, бик күп һәм зур бүлмәле замоклар болар. Алтынсу, көмеш савыт-саба бик күп... Байлар элек яшәп тә караганнар, дигән фикергә килдек.
Борынгы реликт
Җырларда җырлана торган “Беловежская пуща”га да аерым мәкалә багышларга булыр иде. Бу исемне әйтүгә, күпләр зубрларны күзаллагандыр. Яки СССРны таркату турындагы килешүгә Россия, Украина һәм Белоруссия җитәкчеләре килешүен искә алучылар булыр. Башта үзем дә бары шуларны гына күзаллаган идем. Андагы табигать кочагына кергәч, чыгасы да килми икән. Ярый әле экскурсоводыбыз кишер, алмалар алып барырга кушкан иде. Боланнары да башка төр хайваннары да кулдан да алалар яки читлек аша эчкә ыргытырга туры килә. Сакланыш кебек җиргә чолгап алганнар кайберләрен. Ә менә куе урман эчендә әллә нинди куркыныч хайваннар йөри дип куөркывтты экскурсоводыбыз. Арадан иң куркынычы – зубр икән.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Зубр – үгезләр гаиләсендәге бизоннар ыругының парлы тояклы имезүчесе санала. Ул – көтү хайваны. Гадәттә көтүдә 12-20 хайван исәпләнә. Ә үгез көтүгә бары парлашу чорында гына кушыла.
Экскурсоводыбыз әнә шул хакта сөйләде. Үгез зубр 2 метр биеклекле койманы сикереп ферма сыерлары янына кергән. Нәтиҗәдә, сыерлар арасында әлегә кадәр зур зубр-бозаулар китерүчеләр бар икән. Моның зыяны шул – бозаулаганда сыер үлә ди. Тагын бер очракны искә алды ул. Зубрларда – ана хайван баш санала, матриархат, безнеңчә. Ана хайван, еш кына, көндәшләренә дә, куркыныч күренгәннәргә дә һөҗүм итә икән. Шуларның берсе шәхси хуҗалыкларның сыер көтүенә һөҗүм итеп, шактый сыерны сөзеп үтергән. Мәкаләне “Беловежская пуща” турында бәян итеп дәвам итик.
"Беловежская пуща" – борынгы реликт ул, тигезлек урманының иң эре калдыгы дияргә кирәк. Фән күзаллауларына караганда, тарихка кадәрге чорда Европа территориясендә үскән урман бу. Акрынлап ул киселгән, ләкин чагыштырмача зур массив рәвешендә хәзерге Беларусь һәм Польша территориясендәге Беловежск төбәгендә сакланып калган. Биредә Польша һәм Беларусь арасындагы дәүләт чиге уза. Якында гына Балтыйк һәм Кара диңгезләрнең су бүленеше урнашкан. Урманлыкта меңнән артык зур агач, әйтик, 400-600 еллык имәннәр, 250-350 еллык наратлар, 200-250 еллык чыршылар үсүе теркәлгән. Монда чыршының биеклеге 50 метрга җитә икән.
Гидыбыз әйтүенчә, биредә имезүчеләрнең 59 төре, кошларның 256 төре, сөйрәлүчеләрнең 7 төре, җир-су хайваннарының 11 төре, балыкларның 24 төре һәм 11000ләп умырткасыз хайван яши. Әлбәттә, сакланышның төп горурлыгы – зубрлар. Үзләрендә атып юк ителгәч, күрше Польшадан 5 зубр алып башланган олы тарих икән бу.
Әлбәттә, күргәннәрне бәян итү өчен бер китап та җитеп бетмәс иде, мөгаен. 40 кешелек төркемдә барыбыз да гидыбызга беравыздан: “Без күргәннәрдән бик канәгать калдык. Зур рәхмәт Сезгә!” – дип кычкырдык... Чынлыкта, зур рәхмәт, Беларусь!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев