Ата-аналар өчен «Ашыт» спорт комплексы буйлап экскурсия оештырылды.
Әти-әниләр барлык заллар буйлап танышып йөрделәр, күнегүләр өчен шартларны бәяләделәр һәм уку-күнегүләр барышын күзәттеләр. Һәр секциядә тренер-укытучылар яшь спортчыларны әзерләү методикасы, расписание һәм перспективалары турында җентекләп сөйләделәр.
Чара азагында чәй өстәле оештырылды. Өстәл артында аралашуны дәвам иттеләр, укучыларның уңышлары, киләсе сезонга планнар һәм ярышларда катнашу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар һәм мәктәп дирекциясенә рәхмәт белдерделәр.
Нет комментариев