Курчак кем кулында?
Театр сәнгате

Курчак кем кулында?

Сүрия МИНГАТИНА

Атна буе менә шушы спектакльне, анда уйнаган, дөресрәге сәхнәдә яшәгән артистларны уйлап, автор белән бәхәсләшеп йөрим.

Нинди спектакль ул, диярсез. Өлкәннәр декадасы барышында Әтнә район мәдәният йорты каршында оешкан яңа театр Кече Әтнә, Комыргуҗа мәдәният йортларында Сәет Шәкүровның «Мәхәббәт газабы» дип исемләнгән драмасын аз гына үзгәртеп «Мәхәббәт турында җыр» спектаклен бушлай куйды.

Спектакльнең режиссеры — без барыбыз да белгән, театр аксакалы Рафис Сәләхетдинов.

Тавыш режиссеры — Азат Гыйбадуллин.

Ә рольләрне тамашачыга яхшы таныш булган, озак еллар Әтнә халык театрында уйнаган Гөлзада Усманова, мәдәният йорты методисты, сценарийлар язучы Камил Шакиров, Тагын бер методист Гөлшат Сәмигуллина, сәнгать мәктәбенең хореографы Ләйсән Галимуллина, мәдәният йортының хисапчысы Гөлназ Хәйруллина һәм режиссер Рафис Сәләхетдинов башкара.

Һәрберсе сәхнә белән таныш, күбесенең спектакльдә уйнаганы бар. Ә бу спектакльдә алар яшәде бугай, башкача түгел, чөнки спектакль тәмамлангач басып алкышлаган тамашачы китәргә ашыкмады. Тәэсирләр шул дәрәҗәдә көчле иде. Күз яшьләрен сөртүчеләр дә, геройлар белән ике сәгать дәвамында «яшәп», бу халәтләреннән арына алмый спектакльнең дәвамын көтүчеләр дә булмады түгел, булды. Бөтереп үз эченә алды бу уен, чөнки тормыш чынбарлыгы. Аңлаган кешегә чишелеш тә күрсәтелгән…

Таралмаган тамашачыларны Өлкәннәр көне белән дә котлап карады режиссер. "Теләсәгез Комыргуҗа мәдәният йортына килә аласыз, анда куябыз. Казан шәһәренең Тинчурин театрының кече залында да әлеге спектакльне күрсәтәчәкбез...«,- дип дәвам итеп, рәхмәтен дә җиткерде. Ә без куанып, Әтнәдә тагын халык театры оеша икән дип, сөенеп кайттык. Кайтуын кайттык, тик спектакль онытылмады. Кулдан кулга күчкән курчак истән чыкмады. Әтнә театры режиссеры Рамил Фазлыев куйган «Мулла» спектаклендәге сәхнә уртасында басып калган кирза итекләр кебек гел күз алдында тора.

Мәхәббәт газабы

Вакыйгалар Кече Әтнә мәдәният йорты сәхнәсендәге Гадилә түти (Гөлзада Усманова) йортында бара.

Кечкенә генә ике бүлмәдән торган агач өйдә Гадилә эченнән нидер көйли-көйли керләр үтүкли. Үзенекен түгел, күршесе Кәүсәриянекен ( Гөлназ Хәйруллина). Стенада — ире белән улы фотосы. Ире, Хәйдәре, сугышта хәбәрсез югалган, "Менә сугыш беткәнгә егерме биш ел булды, ә мин көн саен көтәм үзен. Бу хатсыз-хәбәрсез югалу бигрәкләр дә авыр икән. Үлде дигән хәбәре килсә, яшең кипкәнче бер елар идең дә аннан өметең киселер иде. Ә болай... көндез истә, төнен төштә. Тол хатынның сәер икән ул, Кәүсәрия«,- ди ул кызыксынган күршесенә. «Картыңның үлгән хәбәре килгәндә, ничә яшеңдә идең сон?». «Кырык та тулмаган иде». «Берәр жан юаткыч таба алмадыңмыни?» «Димләмәделәр түгел, димләделәр, бик әйбәт кешеләргә димләп карадылар. Юаныч өчен генә тәвәккәлләп булмый икән ул, Кәүсәрия сеңелем!.. Унөч яшьтән бирле сөешеп, күзебез күзләрдән китмәде, диләрме әле?»

Дәвамын газетадан укыгыз


Нет комментариев