Әнвәр Әхмәдуллин – хезмәт сөючән, ихлас шәхес
Эш сөючән кеше турында язарга теләвебезне белгәч, “Сез бригадирыбыз турында язарга килгәнсез бит”, дип ярымшаяртып каршы алдылар бу авылда
Өшкәтә – бик матур табигатьле, шагыйрьләр сүзен кулланып матур итеп әйтсәк, җанлы авыл.
Җәй көне генә дә түгел, чөнки кышын да һәрвакыт кардан чистартылган урамнары, төзек йорт-җирләре белән каршы ала бу авыл. Монда, әлбәттә, бригадирның роле зур. Ә инде бригадир Әнвәр Әхмәдуллин кебек ихлас хезмәт итсә, халык ихтыяҗын канәгатьләндерүне өлге итеп алса, яшәеш шартлары да башкалар көнләшерлек була, яшәүчеләр дә балкып тора. Өшкәтәдәге сыман...
Әнвәр Әхмәдуллин 1962 елны туып-үсә. 2004тән бирле Өшкәтә бригадасы бригадиры вазифасын башкара. Ә аңарчы Ленин исемендәге күмәк хуҗалыкта төрле эш башкара, урман да кисә, газ керткән чорда авылда куратор да була. Хәзер дә авылда нинди күмәк эш булса да, беренче булып ул тотына икән. Монысы авылдашлары фикере.
Башкача әйтсәк, шушы авыл өчен җаваплы вәкил дияргә була аны.
– Элек күмәк хуҗалыкта эшләүчеләр күп иде. Кызганычка каршы, бригадада көч куючылар хәзер калмады диярлек, – дип көрсенә ул.
Бу сүзләр артында элекке чорларны, яшьлек елларын сагыну ятадыр, мөгаен. Югыйсә, эшчеләре күп булмаган хәлдә дә бик яхшы икътисади күрсәткечләргә ирешеп яши “Ленин”.
Гаиләдә барысы 7 бала булып үсәләр алар. Төпчеге – мәкаләбез герое.
Әнисе Рабига авыл советында эшли. Монда эшләүдән туктагач, баштарак сөт җыя. Соңрак бу эштән дә туктый, аны җәмәгатенә калдыра. Гәрәй Әхмәдулла улы да баштарак авылда бригадир вазифасын башкара. Соңрак кына ат җигеп шәхси хуҗалыклардан сөт җыю эшенә күчә. Өшкәтә – Олы Әтнә юлын бик озак таптарга туры килә аңа. Җыйган сөтне Олы Әтнәдәге сөт-май заводына илтеп тапшыра. Әйтергә кирәк, кышын юлсызлык газап салса, җәен эсселек җәфа чиктерә. Тик ни хикмәт, ул елларны җыйган сөт ачымый... Ат газы шулай тәэсир итәме икән әллә?)))
Әнвәр абыйның әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны була, Ерак Көнчыгышта японнарга каршы сугыша. Шунда ук яралана да. “Гомере буена аның тәнендә мина кыйпылчыклары сакланды. Аның яралану тарихы да бик гыйбрәтле. Позициядә торганда, җылынырга теләпме, солдатлар учак ягалар. Японнар шуны күреп алалар һәм ул тирәне утка тоталар”, – ди. Гәрәй абый шунда авыр яралана. Әнә шул яралар нәтиҗәсендә, күрәсең, 1983 елны ук вафат та була ул.
... Өшкәтәдә хезмәте белән дан казанган Әнвәр Әхмәдуллин бу гаиләдәге 7 баланың төпчеге. Аның олы абыйсы һәм 5 апасы бар. Аерым искә алсак, Ядкәр абыйсы 1943 елны туып-үсә. Бүгенге көндә Казанда яши. Икенчесе, 1947 елгы Хәлимә апасы да Казанда гомер кичерә. Кызганычка каршы гыйбарәсен кулланырга туры килә – инде вафат булган. Ә менә 1950 елгы Халидә апасы бүгенге көндә Арча районының Хәсәншәех авылында яшәп ята. 1953 елгы Кәримә апасы да Казанда яши. 1956 елгы Назирә апасы абый-апалары юлыннан барып, шулай ук Казанда урнаша. Ә менә Нәзимә апасы Яңа Чишмә районында гомер итә, инде ул да вафат икән.
Ә авылда, борынгыдан килгән гадәт буенча, төпчек бала кала, дип уйларсыз инде. Юк шул, алдынгы карашлы әти-әни төпчекләрен дә белемле итәргә омтылалар. Шул фикер белән Әнвәр Әхмәдуллин да Казанга юл тота. Шәһәрнең Дәрвишләр бистәсендәге техникумында укып, техник-төзүче һөнәре алып чыга.
– Мәктәптә укыган, балачак чорлар искә төшкәли. Ул чакта авылда яшәүчеләр бик күп иде. Гаилә саен 5-6 бала, әле күбрәк тә була иде. Истә әле: Бәрәскәгә бер рәт булып тезелеп, җәяүләп сукмактан укырга менә идек – беренче баручылар инде Бәрәскәгә җиткән, ә соңгылар әле Өшкәтәдән чыкмаган була иде, – дип көлә.
Әйтүенчә, аның белән бер сыйныфта укучы авылдашлары гына 14 укучы булган.
Ә техникумны тәмамлаган еллар Саба районында компрессор станциясе төзегән вакыт була. Мәкаләбез героен – тырыш, өметле, яшь белгечне әнә шунда юллыйлар. Яхшы гына эшли башлый, берничә ай эчендә хезмәтенә дә, хезмәттәшләренә һәм Сабага да ияләнергә өлгерә ул. Әмма әтисе Гәрәй абый вафат була. Авылда әнисе үзе генә кала. Моннан соң ул бар булганын җыя да, туган авылына, әнисе янына кайта.
Ә күмәк хуҗалыкта ул чорны эшлим дигән кешегә эш бар. Бар гына түгел, күп. Булмаса, табалар. Чөнки совет заманында, әгәр сәламәтлеге булса, эшләмим дигән кеше дә эш белән тәэмин ителде. Монда Әнвәр Әхмәдуллин язгы-кыр эшләрендә катнаша, моннан соң аны аны күмәк хуҗалыкның төзелеш бригадасына бригадир итеп билгелиләр.
– Тик өйләнүем генә соңрак булды – 29 яшь тулган иде инде, – ди уңайсыз елмаеп.
Заманы шундый иде шул – совет чорында бик күп егетләр 23-24 яшьтә инде башлы-күзле булып, “башка чыгарылды”лар. Әнвәр абыйның соңгарак калуына башта Казанда яшәп, аннан авылга кайтуы да тәэсир иткәндер, күрәсең. Тормыш иптәше итеп Өлә Казакларыннан Роза исемле кызны сайлый ул. Өшкәтәдән 12 километр ераклыкта бу авыл. Юлсыз юл аша коляскалы мотоциклда шул араны шактый чабарга туры килә аңа...
Бүгенге көнне җәмәгате белән ике бала тәрбиялиләр. Уллары Дамир хәзер Биектауда эшли, эшкә барып-кайтып йөри. Кызлары Гөлнара Түбән Камада яши, тормышта.
Кыскасы, бүгенгедән бик канәгать ул.
– Әлбәттә, хәзер дә күмәк хуҗалык белән бәйле авылдагы һәр эштә катнашырга тырышам. Ферманы һәм торакларны да, басу-кырны да бер генә әйләнмим, – ди.
Аның белән шәхси хуҗалыгын да искә алып үттек. Әйтсәм әйтим инде, “Ленин”да эшләп тә, мал-туар тотмау гайре сәер хәл булыр иде. Әхмәдуллиннар хуҗалыгында да мал-туар шактый ишле. Ике сыердан тыш, тана-бозаулары да шактый. Сыерларны аппарат белән савалар. Шөкер, күмәк хуҗалык җитәкчесе тырышлыгы белән халыктан сөт җыю да оештырылган. Бу очракта эшне оештыруның дәрәҗәсе дә төрле җирдә төрлечә булуын билгеләргә кирәктер. Ә “Ленин”да ул, беренче чиратта, халыкны күз алдында тотып башкарыла. Афәрин! Әнвәр Әхмәдуллин да: “Авыл халкына бик зур “плюс” булды бу”, – дип саный.
– Башка бик күпләр кебек үк, безнең авыл да бетүгә таба бара иде. Мал-туар тоту мөмкинлеге һәм сөт җыю зур ярдәм булды. Ни генә димәсеннәр, бары хезмәт хакына гына яшәү авыр шул ул, – ди.
Сер түгел, элек бәрәңге күп утыртыла иде. Монда да шулай ук булган.
– Бездә барысы өч бакча иде. Барысына да бәрәңге утырттык. Чөнки, юк дигәндә дә, файдасы булды. Хәзер кимеде инде. Элек бәрәңгене капчыкка төяп, Казанга алып барып сата идек. Балаларга да, үзебезгә дә кирәк-ярак алырга ярап куя иде, – ди.
Бу уңайдан мәрхүмә әнисен дә искә алып узды.
– Бәрәңге утыртканда кайбер чокырга начаррак бәрәңге сала яки бу турыга утыртырга кирәкмәс инде дип калдыргалый идек. Әни шул җирләрне яңадан эшләттерә иде, – дип көлә.
Безгә көлеп искә алырлык хатирә генә булса да, чынлыкта өлкән буынның “икенче икмәк”нең кадерен белергә өйрәтүе булган инде бу.
– Җитәкчелек белән мөнәсәбәтләр яхшы безнең. Илгиз Хәйруллинның бик тә яхшы бер сыйфаты бар – вәгъдә бирә икән, үти. Төп юлдан Өшкәтәгә килүче юлны гына алыйк. Заманында монда “Беларусь” белән узу да кыенлашкан иде. Юл юк иде. Ә хәзер ялт иткән юл. Өч еллап элек авылда яңа су башнясы куеп, тирә-ягын матур итеп әйләндереп тә алдык. Гомумән, авылда яшәү шартлары күзгә күренеп яхшыра бара, – ди ул.
Шуны аңлаган авылдашлары инде кире бирегә кайтып, йорт-җир төзи башлаганнар. Сүз дә юк, киләчәге өметле, халкы бердәм Өшкәтәнең.
Ә мәкаләнең төп героена әйләнеп кайтсак, әйтергә кирәк, менә шундый гаҗәеп хезмәт сөючән, ихлас кеше яши Өшкәтәдә. Иң мөһиме – халык ихтирамы һәм биредә Әнвәр Әхмәдуллинны чын күңелдән хөрмәт итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев