Балачактан хезмәт белән үскәннәр
Югары Көек авылында данлы хезмәт аша үз исемнәрен мактауга төргән, бик мөлаем пар яши.
Гөлнур һәм Салиҗан Кадыйровлар авылның хөрмәткә лаек затлары булып гомер итәләр.
Бик куанычлы мәшәкатьләр белән йөргән вакытта очраштык алар белән. Гаилә башлыгының чираттагы туган көне уңаеннан, яңа гына Коръән ашы уздырганнар.
Салихҗан Кадыйров исеме районыбызда күпләргә яхшы ук таныш исем. Хезмәте белән дә, “Әтнә таңы” газетасы хәбәрчесе буларак та аны бик күпләр белә.
Башта аның белән якыннанрак танышып үтик. Гаиләдә көтеп алган сөекле бала була ул. Әнисе Әсхәбҗамал – 1915 елгы, әтисе Габделкадим 1914 елгы, икесе дә шушы ук Югары Көек авылыннан булалар.
Балачакта өйдә әнисе һәм 1939 елгы Галимҗан исемле абыйсы белән бергә тәрбияләнә. Кызганычка каршы, әтисе Бөек Ватан сугышына китеп һәлак була. Ул баштарак яманаты чыккан Суслонгерда хәрби өйрәнүләр уза, андагы мәхшәр турында белмәгән кеше юктыр инде. Моннан сугышка китеп, Смоленск шәһәреннән бер хаты да килә әле аның. Хатында: “Монда бик каты боз ява әле”, – дип яза. Татарлар цензура ни язганны белмәсен өчен, әнә шундый үзенчәлекле шифрлар кулланганнар: боз ява дигәне авиабомбалар булган, күрәсең. Ә инде әтисе сугышка киткәндә нәни Салихҗанның нибары 3 айлык булып калуы күңелне янә бер кат тетрәндерде.
Мәкаләне ерактанрак башлап, авылның бу чорда бик зур булуын, хәтта хәзерге “Габдуллаҗан урманы” үсүче елганың каршы ягында да бер яклы урам булуын күзаллыйк.
– Мин яшьрәк чакта да авылыбызның ул урамында 17 хуҗалык бар иде әле. Ул урам кибет урнашкан турыдан башланып, Югары очкача дәвам итә иде. Ә авылда барысы 200ләп хуҗалык булды. Ә хәзер нык кимеде авыл... Әйтик, бүгенге көндә 37 йортның морҗасы бар, әмма аларда кеше яшәми, – дип көрсенә Салихҗан абый.
Каян ала икән ул шулкадәр төгәл мәгълүматларны дип гаҗәпләнерсез. Мин дә, “Сүбеханаллаһ, хәтере яхшы”, дип уйларга өлгермәдем, ул каяндыр блокнот тартып чыгарды да: “2 ел элекке мәгълүматлар буенча 68 хуҗалыкта 118 кеше яшәгән”, – дип өстәп куйды. Кайвакыт әнә шулай мөһим санаган мәгълүматларны җыеп, теркәп бара икән ул.
– Без, 1941 елгылар 22 кеше идек, хәзер инде дүртебез генә исән-сау, унсигезебез вафат булды. Сугыш чоры балалары буларак күпне күрдек, күпне кичердек шул, – дип көрсенә.
Тормыш биографиясе тулысынча диярлек хезмәттән тора – әле 4 сыйныфта укыганда ук ферманың сарык көтүен көтә. Әйтүенчә, шул көтүдә 200ләп сарык була. Ә бер атна көтү көткән өчен 1 килограмм он бирәләр.
– Балачактан хезмәт белән үстек. Эшләмәгән бер мизгел булмады. Безнең авылдан ерак булмаган Ибраш урманчылыгыннан ботаклар да ташый идек. Мал асрар өчен печән-салам да ташыдык... Аларны санап бетерерлек түгел, – ди.
Аннан Күлле Киме мәктәбенә барып укый. Биредә 7 сыйныфны тәмамлагач укуын ташлый, күмәк хуҗалыкта эшли башлый – ат җигә. Тормыш шартлары укуны дәвам итәрлек булмый шул. Бу аны катлаулырак эшкә тотынырга этәрә – Чишмәле Сап авылында такта яру эшенә керә. Моннан соң да ат җигеп эшли, күмәк хуҗалыкта төрле эшләр башкара.
... 1963 елны совет армиясе хезмәтенә китә. Монысы тормышының – II, катлаулырак, әмма күңелле этабы дияргә була. Башта Владимир шәһәрендә шоферлыкка укый. Аннан икенче бер шәһәргә күчерәләр, солдат хезмәтен ракета гаскәрләрендә дәвам итә. Биредә 3 ел хезмәт итә ул. Ике тапкыр Казахстанга да бара: “Анда бару гына 7 тәүлек дәвам итә иде”, – ди. Ракетаны шунда сыныйлар. Ә армиядә аңа “электросиловик” вазифасы беркетәләр. Шул сәбәпле генератор һәм гомумән, электр тогы бүлеп бирү җайланмаларын еш кулланырга туры килә аңа. Туган авылына кайткач, армиядә үзләштергән бу белгечлеге нык ярдәм итә.
Безнең татар кешесе кайда да югалып калмый ул. Шөкер, Салихҗан абый да төшеп калганнардан булмый. Осталыгы, кыюлыгы, чаялыгы исәбенә 2 тапкыр отпуска ялына кайтып китә.
Армиядә спорт белән дә нык дуслаша. Ирекле көрәш буенча бәйгеләрдә гел 1 урын ала. Гимнастиканы да үз итә.
Язганымча, болар барысы да авылга кайткач яхшы ук ярдәм итәләр. Хәер, бу хакта алдарак хәбәр итәрбез...
Солдат хезмәтен тутырып кайткач, почта хезмәтенә эшкә чакырып алалар аны. Армиядә электр эшен өйрәнүен, практик белеменең шактый нык булуын кайдан белеп алганнар диген. Биредә ул чорны почтада коммутаторны кул белән әйләндереп ялгый торган булалар. 1960-1970 елларны бик күп җирдә шулай була әле ул. Салихҗан абый шуны трансформаторга әйләндереп, төймәгә генә басып ялгый торган итеп үзгәртә.
“Алтын куллы” кешене белешеп, үзләренә эшкә чакырырга гына торалар инде ул: Күлле Киме урта мәктәбе директоры килеп, аны мәктәпкә эшкә чакыра. Салихҗан абый биредә физик лаборант вазифасына урнаша, шул ук вакытта кичке мәктәптә укуын дәвам итә. Ә бераздан мәктәп директоры аны 11 сыйныфларга “Электротехника” укытырга куя.
Укырга, белем алырга теләге зур булган Салихҗан абый бу чорны “Центральная школа тренеров РСФСР” дигән мәктәпкә дә укырга кереп, 4 елдан соң аны тәмамлый. Ә “Электротехника” фәне бетерелгәч, ул физкультура һәм “Гражданнар оборонасы” фәннәрен укыта башлый. Шулай итеп барысы 28 ел дәвамында мәктәптә укыта.
Үзара әңгәмә барышында балачак дусларын да сагынып телгә алып үтте ул. Әйтик, данлыклы якташыбыз, җырчы, композитор, шагыйрь, атказанган укытучы, хәзер инде мәрхүм Фирдинат Гайсин белән бер сыйныфта укый ул. Күлле Кимедә балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән дә дус була.
– Аларның өс-башы да яхшы иде, ашау-эчүләре дә начар булмады. Мәктәпкә алар – ипи, ә без, авыл балалары мичтә тәгәрәткән бәрәңге алып килеп, үзара алыштырып ала идек, – дип искә алды.
Аңлашыладыр, хезмәт юлы, тулысынча диярлек Күлле Киме авылы белән бәйле була. Укыткан укучылары арасында спорт осталары, гомумән, данлыклы шәхесләр күп. Араларында хәрбиләр дә, очучы һәм Эчке эшләр хезмәткәрләре дә бар.
– Безнең чорда хезмәт тәрбиясенә нык игътибар ителде. Бу дөрес юл булган, – дип саный ул.
Аның тагын бер осталыгын телгә алу урынлы булыр. Бүгенге көндә дә тирә-як авылларда ул чыгарган кирпеч мичләр һаман кулланышта. Үзе укыткан мәктәпнең күмер яга торган котельня мичен генә 2 тапкыр чыгара ул. Исәпләп тә барган – үз гомерендә, барысы, 31 мич чыгарган.
Хезмәтенә бәйле рәвештә, Мактау грамоталары исәпсез-чутсыз аның. Күмәк хуҗалыкның комсомол оешмасы сәркатибе дә, мәктәпнең профсоюз рәисе дә була. Хәтта Татарстан өлкә комитеты исеменнән дә бүләклиләр...
Әнә шул еллар тәэсиредер инде – сәламәтлеге какшый. Инде 3 тапкыр инфаркт кичерә, гомумән, авырулары бик күп икән. Урамда да йөрергә ярамый, чөнки артык эсселек тә начар тәэсир итә.
Шулай да, диикме, әллә шуңа күрә дию дөрес булырмы – 42 ел буе умарта тәрбияли. Шуларны күзәтеп күңелен күтәрә, сәламәтлеген ныгыта.
Тагын бер ягын искә алыйк әле. Заманында газетабызга да язгалады ул. Хөрмәткә лаек, оста хәбәрчеләребезнең берсе булды.
Җәмәгате Гөлнур апа Арча районының Апаз авылында туып-үсә. Авылдагы җидееллык мәктәптә укый. Әтисе Гафур Гайфуллин тракторчылар бригадиры булып эшли, әнисе Назимә колхозчы була. Икесе дә 1913 елгылар.
– Ишле гаиләдә үстем: әти-әнидән тыш, әби-бабай да, әтинең сеңлесе һәм 1949 елгы улы, шулай ук үзебез биш бертуган – 1940 елгы апам Әдибә, мин, 1945 елгы, 1947 елгы энем Фәтхрахман, 1952 елгы сеңлем Ләбибә һәм 1954 елгы энем Фәргать – кыскасы, 11 кеше идек, – ди.
Туган авылы Апазда мәктәп аларның бакча артында гына була. Йортлары белән янәшәдә балалар бакчасы урнаша. Шуларның тәэсире була, күрәсең – кечкенә чактан ук, үскәч икесенең берсендә эшләрмен әле дип уйлый торган була. Ә шулай да үзенең укытучы буласы килә. Башкача итеп әйтсәк, монда үскәч кем булырмын икән дип әллә ни сайланып торырлык та булмаган.
Ахыры, башы 5 биттә.
Ә урта мәктәпне тәмамлагач, яхшы укуын, тырышлыгын искә алып, пионервожатый вазифасы тәкъдим итәләр. Әмма сайлау хокукы бирәләр – Балтачта яки Күлле Кимедә диләр. “Ә мин авыл мәктәбен – Күлле Кимене сайладым”, – дип елмая Гөлнур ханым.
Бу елларны Сәлихҗан абыйның авылдагы телефоннан сөйләшү үзәгендә эшләве Гөлнур апайга да ярап куя. Бу очракта сүзне Гөлнур ханымга бирү дөресрәк булыр.
– Яшь вакыт, өстәвенә туган авылдан читтә яшим. Сагындыра... Өйдәге, авылдагы хәлләрне беләсе килә. Ә хат аша аралашу бик озак. Шөкер, Сәлихҗан мине әти белән бик еш сөйләштерде. Әти дә авылдагы телефон үзәгенә барып, шулай туйганчы сөйләшә идек... Әнә шулай башта әти белән сөйләштереп, бераздан үземне дә сөйләштерә башлады ул, – дип ихлас күңелдән көлә Гөлнур ханым.
...1967 елның 30 маенда өйләнешәләр алар. Бу очракта Сәлихҗан абый бик кызу тота, дияргә була. Гөлнур ханым мәктәптән отпуска ялына киткәнче күмәк хуҗалыктан туй ясарга дип машина сорап куя. Кыскасы, тимерне кызуында суга. “Шул көннән бергә яшибез. Ә каенанам белән 32 ел бергә яшәдек. Балаларны ул тәрбияләде. Бик рәхмәтле мин аңа”, – ди Гөлнур ханым. Салихҗан абый исә: “11 елга, 9 күпер аша алып кайттым мин аны”, – дип көлә. Санап та күрсәтте: Югары Көек белән Апаз арасында урнашкан елга-күперләр әнә шуның кадәр икән.
Гөлнур апага әйләнеп кайтсак, 5 ел Күлле Киме урта мәктәбендә пионервожатый булып эшли. “Анда бер әбидә фатирда тордым, бик киңәшле-табышлы булды ул. Тормышка чыккач та 1 ел дәвамында Күлле Киме мәктәбенә Салихҗан белән бергә барып-кайтып йөрдек, – ди. Аннан педагогик юнәлешне сайлап, Казанга укырга керә.
1967 елдан 2000 елгача Югары Көек авыл мәктәбендә эшли, башлангыч сыйныфлар укыта. “1967 елны Югары Көек башлангыч мәктәбендә 85 бала иде. Ике параллель сыйныфта укучыларның бергә 37 укучы булуын әле дә хәтерлим”, – ди. Аннан соңгы 32 ел дәвамында биредә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.
– Мин начар билгеләр куймаска тырыштым. Минем өчен баланың аңлавы күпкә мөһимрәк булды, – ди.
Аның да хезмәте белән бәйле грамоталары күп, араларында комсомолның өлкә комитеты тарафыннан бирелгәне дә бар.
Бәхетле гаилә өч кыз тәрбияләп үстерә: 1968 елны Гөлнара, 1971 елны Ләйлә, 1976 елны Гөлүсә исемле кыз балалары туа. Инде 2 оныклары һәм 4 оныкчыклары да бар.
Менә шундый позитив гаилә белән танышып, үзебез дә алардан тормыш энергиясе алып кайттык. Афәрин, Кадыйровлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев