Узган 8 айда районыбыз юлларында 67 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның икесендә тән җәрәхәте алучылар булган, кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.
Район автоинспекциясе җитәкчесе Айнур Ямалиев белән яңа уку елы башлану уңаеннан узган әңгәмәбез шул хакта. Сүзебезне әнә шундый күңелсез статистиканы искә алудан башладык.
“Бер кешене таптап үтерделәр”, – диде ул. Шунда ук әлеге статистиканы дәвам итеп:
– Ә узган елны, шушы ук чорда 53 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән һәм аларның бишесендә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алучылар булган, – дип тә өстәде.
Ни кызганыч, юлда ашыгулар, ашкынулар һәм сабырсызлык күрсәтү очраклары, еш кына, һәлакәткә китерә. Җәйге каникуллар чорында вакытның күп өлешен урамда уздырырга яраткан балалар өчен дә бу закончалык искәрмә түгел.
Быелгы саннар, кызганычка каршы, шактый куркыныч динамика күрсәтә. Юл һәлакәтләренең артуы – бу бары тик статистика гына түгел, ә һәрбер искә алган очракта, гаилә өчен тирән кайгы. – Ә быел бүгенге көнгә күпме юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде?
– 787 булды инде һәм аларның 16сы руль артында исерек хәлдә утыру белән бәйле. Гомуми беркетмәләр саны фонында аз кебек тоелса да, һәрберсе – потенциаль фаҗига чыганагы. Исерек килеш рульгә утыручы кеше үз гомерен генә түгел, ә башкаларның тормышын да куркыныч астына куя.
– Көн кадагындагы куркыныч Закон бозу очракларын да искә алсагыз иде?
– Анысы балалар белән бәйле. Язгы-җәйге чорда авыл урамнарында питбайк һәм самокатларда йөрүче яшьләр саны шактый артты. Бу транспорт чаралары балалар арасында популярлык казануга карамастан, аларның йөрү тәртибе, еш кына, юл кагыйдәләрен бозу белән бәйле.
16 яшькә кадәрге балалар тарафыннан 4 очракта юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылган, ә 16-18 яшьлекләр арасында 2 беркетмә теркәлгән.
Бу саннар куркынычсызлык мәсьәләсенең ни дәрәҗәдә актуаль булуын күрсәтә. Ни кызганыч, вакытлыча гына күңел ачу максаты белән балалар үз тормышларын куркыныч астына куялар.
– Бу өлкәдә, әти-әниләрнең күзәтүе дә җитәрлек түгел. күрәсең. Күп очракта алар балаларының кайда һәм ничек йөрүен контрольдә тота алмыйлар. Шуңа күрә мәктәпләрдә һәм гаиләләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында ниндидер өстәмә чаралар үткәрү зарур түгелме икән? Балаларга питбайк һәм самокатларның куркыныч транспорт булуын, аларны ничек дөрес куллану кирәклеген аңлату мөһимдер, мөгаен?
– Әлбәттә, әмма болар гына да түгел. Бу саннар алга таба артмасын өчен, җәмәгатьчелек, юл хезмәтләре һәм мәктәпләр бергәләп эшләргә тиеш. Агитация чаралары, профилактик рейдлар, яшь йөртүчеләр өчен өстәмә курслар — болар барысы да әһәмиятле. Әмма иң мөһиме — һәрбер кеше үз җаваплылыгын тоярга тиеш. Юл — ул уйнар урын түгел, ә бәлки иң катгый тәртип таләп итә торган зона. Сүз уңаеннан билгеле булсын, узган айларда автоинспекторлар тарафыннан балалар белән 3 агитацион чара үткәрелде.
– Узган айларда башка төр Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары да булгандыр?
– Бу чорда барысы 15 кеше “права”сы булмаган хәлдә йөргән, 26 кешегә вакытында штраф түләмәгән өчен административ протокол төзелгән, 43 машина ярамаган урында каршы як полосага чыккан. 25 машина йөртүче баланы махсус креслосыз йөрткән, 233 йөртүче саклык каешы такмаган өчен җавап тотканнар.
– Машина йөртүчеләр күп очракта гаепле инде алар?
– Бу чорда 21 җәяүле дә кагыйдә бозган. Аларга да административ протоколлар төзелде.
– Юл хәрәкәте кагыйдәләре бик кырыс. Шуңа карамастан аны бозучылар кимеми?
– Әйе. Шуңа карамастан Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар кимеми. Шуңа күрә һәрбер юл хәрәкәте кагыйдәсе – кемнеңдер гомерен саклау өчен язылган дип истә тоту дөресрәк булыр.
– Яңа уку елы башланырга да берничә көн калды. Әти-әниләргә, балаларга, руль артында утыручыларга ни әйтер идегез?
– Иң мөһиме һәркем Юл йөрү кагыйдәсен төгәл үтәсен иде. Хәвеф-хәтәр аяк астында гына, диләр. Шул хакта исебездән чыгармасак иде. Һәркайсыбыз исән-сау булыйк.
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт.
Кызганычка каршы, республикабыз юлларында көн саен юл һәлакәтләре теркәлә. Аларда кеше гомерләре өзелә. Менә шунысы бигрәк тә аяныч.
Нет комментариев