Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан театрлары Театр елын Әтнә театры сәхнәсендә ачып җибәрәчәк

Театр кичәсен Камал театры әзерли.

Татарстан театрлары Театр елын Әтнә театры сәхнәсендә ачып җибәрәчәкләр. Бу мәгълүматны Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллин раслады. Бүген ул оештыру мәсьәләләре белән Татарстан мәдәният министрлыгына килгән иде.

Тантаналы кичә 13 декабрьгә билгеләнгән.

Театр елы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылыр дип планлаштырыла.

Театр кичәсен Камал театры әзерли. Сценарий авторы һәм режиссеры – Илгиз Зәйниев.

  • Тарихын халык театрыннан башлап исәпли торган Әтнә театры быел үзенең 100 еллыгын бәйрәм итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән 2011 елда театрга дәүләт статусы бирелә. “Без - Рөстәм Нургалиевич ачкан бердәнбер профессиональ театр, - дип горурлана артистлар. - Президент Рөстәм Миңнеханов театрга дәүләт статусы бирергә кайткач Хәй Вахитның “Җырым табар сине” мюзиклын карады”.
  • Россия Президенты указы белән 2019 ел Театр елы дип билгеләнде.

 

Фото: Рамиль Гали/архив
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/21/175599/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев