Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

"Безнең җыр" лабораториясендә Әтнә кызы катнаша

"Калеб" яшьләр җыены быел яз "Безнең җыр" лабораториясен башлап җибәрде.

      Оештыручылар 30лап җырчы, композитор һәм шагыйрьне сайлап алып, аларны жирәбә буенча төркемнәргә бүлде. Бер төркемгә бер шагыйрь, бер композитор һәм бер җырчы туры килде.  Алар ай ярым вакыт эчендә җыр иҗат итәргә тиеш иделәр.

Бу лабораториядә ни рәвешле эш барганлыгын сорап, үзебезнең Гөлүсә Батталовага мөрәҗәгать иттем.

-  Кичә Кариев театрында әлеге төркемнәрнең бер өлеше экспертларга үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Ә калганнар җырларын бүген хөкемгә тапшыра. Консерватория профессорлары, сәнгать белгечләре, шагыйрьләрдән торган экспертлар төркеме җырларны бик югары бәяләделәр һәм үзләренең фикер-киңәшләрен җиткерделәр. Лабораториянең икенче турында иҗатчылардан яңа төркемнәр оештырып, яңа җырлар туачак.  Проектның иң уңышлы җырларыннан октябрь аенда грандиоз гала концерт оештырылачак,  - дип ачыклык кертте Гөлүсә Рәшит кызы. 

  • Ә синең үзеңә бу җырлар ошадымы?

  • Әйе, без тыңлаган җырлар җанны сафландыра, сыйфатлы, затлы җырларга сусаган күңелне сугара торган иде. Һәрберсе дә! Һәр җырда һотылып яшәп, мең үлеп һәм мең терелеп тыңладым! Тыңладык! Әлеге проектта катнашуыма чиксез шатмын. Алинә Кәримова һәм Лилия Таһирова белән бер төркемгә эләгүем белән бәхетлемен. Өчебезнең дә йөрәк утын сеңдергән “Көтмә син” җыры озын гомерле булсын,- диде  ул.

Әмиин. Уңышлар телик.

Фото Гөлүсә Батталова фотоальбомыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев