Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Гөлүсә Батталова - утыз икенче!

Әдәби марафончылар күзлегеннән татар әдипләре популярлыгы күрсәтелгән исемлек дөнья күрде (әдәби марафончылар күзлегеннән)

Әлеге исемлекне  Татнетны үстерү фонды http://tat-i.net/tt тәкъдим итте.  

X #әдәбимарафон проектында катнашкан 1082 китап укучының фикерен халыкка җиткерделәр алар. "21 нче февраль көнне үткәреләчәк #әдәбимарафон проекты финалистларын бүләкләү тантанасында марафончылар нәкъ менә әлеге шәхесләрне күрергә теләк белдерәләр",-  дип яздылар. 

 Татнетны үстерү фонды төзегән әлеге исемлеккә  49 шәхес кертелгән. Әтнә шагыйрәсе Гөлүсә Батталова -32.

  1. Роберт Миңнулин
  2. Зифа Кадыйрова
  3. Рабит Батулла
  4. Гөлсинә Галимуллина
  5. Айгөл Әхмәтгалиева
  6. Данил Салихов
  7. Нәбирә Гыйматдинова
  8. Разил Вəлиев
  9. Ләбиб Лерон
  10. Марат Кабиров
  11. Галимҗан Гыйльманов
  12. Гөлнур Айзат
  13. Шәмсия Җиhангирова
  14. Ленар Шәех
  15. Мәдинә Маликова
  16. Гүзәл Галләмова, Йолдыз Шәрапова, Равилә Шәйдуллина
  17. Рафис Корбан
  18. Раил Гатауллин
  19. Равил Фәйзуллин
  20. Фәүзия Бәйрәмова
  21. Рифат Саләх
  22. Рәмзия Габделхакова
  23. Илсөяр Иксанова, Факил Сафин
  24. Айгиз Баймөхәммәтов
  25. Зөлфәт Хәким, Сания Әхмәтҗанова
  26. Марсель Галиев, Таһир Шәмсуаров
  27. Ренат Харис
  28. Камил Кәримов
  29. Алмаз Гыймадиев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Хәбир Ибраһим
  30. Илгиз Зәйниев, Фоат Садриев
  31. Эльмира Шарифуллина, Йолдыз Миңнуллина
  32. Фоат Галимуллин, Гөлүсә Батталова
  33. Рәмис Аймәт, Эльмира Җәлилова, Ләйлә Дәүләтова, Рөстәм Галиуллин
  34. Вахит Имамов, Газинур Морат, Гөлүсә Шаһбан

Шуны да әйтеп үтәсебез килә, әлеге исемлеккә берничә шәхес аздан гына эләгә алмый калдылар. Алар:

  1. Гәрәй Рәхим
  2. Гүзәл Яхина
  3. Ренат Мөхәммәдиев
  4. Ркаил Зайдулла
  5. Халисә Ширмә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев