"Казанга илткән авыруның анализын белмисезме?" - табибә җавабы
Кичә районыбызда карантинда булган бер авыруны Казанга йогышлы авырулар ята торган хастаханәгә илтүләрен хәбәр иткән идек.
Бүген берничә укучыбыз борчылып шалтыратты, сорап язучылар да бар.
- Әлегә без илткән авыруның анализлары әзер түгел, бүген кичкә әзер булу мөмкинлеге бар. Карантинда 8 кеше утыра, - дип җавап бирде район больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.
С.Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев