Әтнә таңы

Китапханәчебез уңышы

Әтнә районы мәдәниятенең данын яклады ул.

Әтнә районы мәдәният бүлегенең данын "ТР авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан Муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре" бәйгесендә яклап, җиңү яулап, грант откан  Күшәр авыл китапханәчесе Гөлүсә Ринат кызы Галимҗанованы котлыйбыз.

Реклама

- Өмет иткән идем дип тә, юк дип тә әйтә алмыйм бу җиңүне. Булсын дип тырышып, төн йокланылмады инде. Өйдәгеләр белә дә, үзем беләм. Аллага шөкер, бик куандым. Эшебезне җайга салырга тагын бер мөмкинлек була бит бу грант акчасы, - дип сөенә  Гөлүсә үзе. 

Фотоларны Гөлүсә Галимҗанова альбомыннан алдык. Концертларда бик сәнгатьле итеп шигырьләр дә укый ул, үзе дә иҗат итә. Балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләргә дә, алар белән бергәләп, иске китапларны дәваларга да өлгерә алар. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: