Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Мөфти Камил Сәмигуллин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирергә чакырды

Мөфти Коръән аятьләрен мисал буларак китерде һәм республика халкы бердәм булырга тиеш дигән фикерен әйтте.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертелүгә бәйле тавыш бирүдә катнашырга кирәк дип саный. Бу хакта ул журналистларга сөйләде. «Конституция икенче төрле әйткәндә "килешү" дигәнне аңлата. Әлеге документ белән без бер фикергә киләбез. Ул безнең гаиләләребезгә, телебезгә, милләтебезгә кагыла. Шуңа күрә безгә барыбер тавыш бирергә килергә кирәк. Коръәндә дә: „Аллаһы Тәгаләгә, пәйгамбәребезгә һәм җитәкчеләрегезгә дә буйсыныгыз“, — дип әйтелә», — дип аңлатты ул. Камил Сәмигуллин башка бер аятьне дә искә алды. «Фетнә чыгару, сәбәпче булу үтерүдән дә яманрак нәрсә». Шуңа күрә без бергә һәм бердәм булырга тиеш. Тавыш бирергә килегез, үз фикерегезне белдерегез», — дип сөйләде ул.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев