Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Рамазан тагын операциягә җыена

Башыңа төшсә күрәсең. Аллаһы Тәгалә бирсен түземлек, һәм уңышлы чыксын берүк.

Күшәр авылында яшәүче Рамазанның бармаклары юк дип, байтак яздым. Бармаклы булу өчен бу бала әле күптән түгел генә Санкт Петербург больницасында операциягә керде. Чәнти бармагын аердылар. Ике бармак ясыйсылар иде, операция катлауланды, һәм бала күтәрә алмый дип, бер бармакка гына ясадылар. Бер бармак операциясенә тиешле акчаны кире кайтардылар.

Шул ук шәһәрнең икенче больницасында булып, Рамазанның әнисе икенче табиблар белән сөйләште. Алар Рамазанны тикшергәннән соң, тагын ике бармакка -  берсе - түләүле, берсе - бушлай- операция ясарга мөмкин икәнлекне әйтеп, үзләренә килергә чакырдылар,  май аена сөйләшеп кайтканнар иде.

Күптән түгел Петербургтан операциягә чакыру кәгазе килде. Операция 31 майга билгеләнгән. 30 нчы майга больницага керергә кирәк.

Әнисе Наилә Максут кызы белән Рамазан тагын юлга җыена. Алар 28 май көнне Санкт Петербургка  китәләр. 

- Хәлебезгә кереп, сезнең биргән акчаларыгызга рәхмәт укыйбыз, игелек күрегез, акча җитә инде дип әйткәч тә, сеңелем, әле бу баланың әллә ничә операциягә керәсе бар, артыгы булмас. Алла ярдәм бирсен, дип, булышканыгыз өчен рәхмәт, - ди әнисе.

   Рамазанның мәчеткә йөргәнен, азаннар әйткәнен язган идем. Бик мөселман киеме киясе килә иде. "Аллага шөкер, мөселман күлмәге, түбәтәй, Коръән китабы сатып алдык",- ди  Наилә Мөбәрәкшина.

Исән-сау әйләнеп, куанып кайтырга язсын. Алла ярдәм бирсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев