Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Рамазанның битендәге тимерләрен үзгәртәчәкләр

Рамазан исеме укучыларыбызга яхшы таныш. Бүгенге шартларда аннан күбебезгә үрнәк алырга кирәк. Рух ныклыгы, яшәргә теләк шул дәрәҗәдә көчле, ул барлык авыртуларга түзәргә әзер.

Тешләре аңкауга чыга башлагач, авызына тимер-томыр тутырып кайтарганнар иде. Бу масканы кидерттеләр. Әлеге маска казналыкны алга күчерергә тиеш. Һәм аны 3 ай дәвамында салмыйча кияргә кирәк, дип язган идем http://atnya-rt.ru/news/arabyzdan-berebez/ramazanga-maska-kiderttelr-uramga-chygarga-oyala-klmgez-any-dvalanasy-bar

2 мартта кидерелгән бу масканың беренче нәтиҗәләре билгеле. Һәм ул сөенечле. Бу сөенечнең зурлыгын аңлатып та булмый, ни өчен дисәгез, әле тимерләр Рамазанның башына ясаласы чираттагы түләүле операцияне алыштырачаклар. 

- Табибына барып күренеп кайттык. Алар канәгать. Үзгәрешләр әйбәт, диделәр. Бүгенге көндә аңкауга урнаштырылган тимерен 2 тапкыр борабыз. Бер айдан соң, 11 май була инде бу, куелган тимерләрен үзгәртәселәр.  Битенең өскәрәк өлешенә урнаштыралар. Үзебез дә бик ышанып бетмәгән идек, болай булгач түзәбез инде.Тешләрнең алга таба чыкканнары үзебезгә дә сизелә. Аңкаудагы тишеге зураймасын өчен әкренләп эшлибез, диде врачы. Ул тишек зурайса пластик куясылар, - дип шатлыгы белән уртаклашты Рамазанның әнисе Найлә Мөбәрәкшина.

Рамазанның бармакларына буласы  чираттагы операция май аенда иде. Әлегә төгәл мәгълүмат юк. Аның күлында йөргән спицалар да менә шушы май аенда алынырга тиеш. Анысына табиблар нәрсә дияр, әлегә билгесез.

Хәерлесе насыйп булсын. Акчалата ярдәм иткән һәркайсыгызга рәхмәт. Рамазан берегезне дә догасыннан калдырмый. "Иртәнге намаз укыганнан соң телим теләкләрне, Аллаһы Тәгалә иртән якынрак була, "-ди Рамазан үзе. 

 

Найлә Мөбәрәкшина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев