Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Рамазанга маска кидерттеләр. Урамга чыгарга ояла, көлмәгез, аның дәваланасы бар

Бу бала - Аллаһның яратканы. Башка берничек тә түгел. Бер генә нәрсәгә төшенәсе бар, Рамазанга моның кадәр авырту биреп, Аллаһы Тәгалә аны сыныймы икән, әллә безнеме...

Әле генә тешләре аңкауга чыга башлагач, авызына тимер-томыр тутырып кайтарганнар иде. Кичә менә бу масканы кидерттеләр. Әлеге маска казналыкны алга күчерергә тиеш. Һәм аны 3 ай дәвамында салмыйча кияргә кирәк.

Рамазан авыртуны җиңәргә, тешен кысып түзәргә өйрәнде инде.  Тимер тутырып кайтканында хәлен сорап шалтыратырга да курыктым, түземлек беткәч кенә  Наиләгә дәштем. "Дөбъязга кайтып туктадык, намаз укырга мәчеткә кереп китте",  - ди сеңелем. Бугазга төер утырды. Ихтыяр көчеме, Аллаһы Тәгалә ярдәмеме, аңлап та җиткереп булмый.

Кичә битенә киертелгән тимерләр белән кайтты. Беренче мәртәбә урамга чыгарга кыенсына, ояла  Рамазан. "Миннән көләрләр инде бу тимерләрне күргәч , ди. 

Өлкәннәрдән үтенәбез, балаларыгызга аңлатыгыз. Бу кызык өчен киелгән маска түгел, нәтиҗәсе буламы-юкмы икәнлеге ике атнадан беленергә тиеш. Булсын иде, дип бик телибез, чөнки бу тимерләрнең файдасы булса, алар башка ясаласы операцияне алыштырырга тиеш.

Аллаһы Тәгалә берегезгә дә, беребезгә дә, туачак балаларга да мондый сынау бирмәсен. Ә аларга  - әнисе Наилә белән Рамазанга күркәм сабырлыкны да, ярдәмне дә  Раббыбыз үзе бирә. Берүк рәхмәтеннән ташламасын Аллаһы Тәгалә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев