Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Әтнә районы башлыгының туган көненә бүләк ясаган кыз

Россиянең WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләре арасында Әтнә кызлары да бар иде. Шуларның берсе Олы Әтнә авылы кызы Динә Сәгыйтова пәнҗешәмбе көнне шәһәр волонтерлары исеменнән Минтимер Шәрип уллы Шәймиев алдында чыгыш ясады.

Хәтерләсәгез, Казан шәһәрендә узган ( бәяләүчеләр Казанга килделәр) "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia – 2018)  VI  илкүләм   чемпионатында туризм өлкәсендә экскурсион хезмәт күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча Динә Сәгыйтова Татарстан данын Россия күләмендә яклап, 543 балл туплап,  беренче булган иде. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев Әтнә кызын Татарстан өчен мөһим булган шушы бәйге барышында хәтерләп кала.

- Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы алдында бөтен шәһәр волонтерлары исеменнән чыгыш ясарга тиешлегемне сишәмбе көнне үзем укыган уку йортының декан урынбасары Ирина Михайловна әйтте. Сөйләргә тиешле текстны башта рус телендә яздым, ике телдә дә сөйли белүемне истә тотып, миңа татарча чыгыш ясарга куштылар. Презентация әзерләдем. Пәнҗешәмбе көнне сәгать 11 дә чыгыш ясарга Сөембикә манарасы каршындагы Татарстан вәкиллеге урнашкан бинага  бардым. Биш дәүләт эшлеклесе Президиумда утыра, җаваплылыкның зур икәнлеген аңладым, дулкынландыра да, үземә булган ышанычны да югалтасым килми. Менә шул халәтта беренче булып чыгыш ясадым, миннән соң да ике студент чыгыш ясады  әле - дип искә ала ул көнне Динә Фәрит кызы.

  Чыгышын 5 телдә исәнләшүдән башлый ул. "Чөнки университетта мин чит телләр белән шөгыльләнәм, һәм туристларның үз туган телендә аралаша алам. Нигә мин волонтер булырга уйладым? Төп сәбәбе – яшүсмер чорымдагы иң зур хыялымны тормышка ашыру иде.   2013 елда әнием белән телевизордан универсиада ачылышын карадык. Тәэсирләрем шулкадәр көчле иде һәм көндәлегемә түбәндәге юллар язылды:  Үскәч мин, һичшиксез,волонтер булачакмын. Казанда уздырылучы дөньякүләм чараларның  тарихына үз өлешемне кертә алу шулкадәр ымсындыргыч иде. Һәм мондый мөмкинлек озак көттермәде. Быел безнең университет миңа “Шәһәр волонтерлары” проектында катнашырга тәкъдим итте. Һәм мин үзем өчен волонтерлыкның иң мөһим юнәлешләрен ачыкладым”, - дип сөйли башлый ул. Тик сөйләп бетерә алмый, аны Минтимер Шәрип улы  бүлдереп:

  • Мин сокланып утырам сезгә, шулкадәр матур татар телегез, горурлану кичерәм. Сез кайда укыдыгыз, кайсы мәктәптән? –дип сорый.
  • Мин Әтнә районынан...- дип җавап бирә Динә. 

Минтимер Шәрип улы Әтнә сүзен ишетүгә

“ Әтнә районыннан, Әтнәләр шундый инде алар. Алдынгы районнарның берсе, производство буенча да, иҗат буенча да. Сезнең элеккеге колхоз рәисе Фәйзи Галиев белән район башлыгы Габделәхәт Хәкимов район оештыру өчен бик озак йөрделәр, үз теләкләренә ирешмичә туктамадылар. Мин аларга район оештырганда Әтнәдән район ясыйбыз, ләкин бер шарт белән татар телен шушы саф халәтендә саклап каласыз,  дидем. Менә мин күрәм, алар үзләренең сүзләрен тотканнар, сез Әтнә районының символы булып торасыз, бүген әле сезнең район башлыгының туган көне дә. Аңа миннән зур котлаулар кайтып әйтегез, кечкенә генә районнан бер кыз саф татар телендә чыгыш ясый. Моның белән горурланырга кирәк” - дип,уңышлар тели.

     Динә Дәүләт Киңәшчесеннән волонтерларга да, туристларга да ярдәм йөзеннән “Казан урамнарының интерактив картасы” мобиль кушымтасын булдыруны сорый. Минтимер Шәрип улы бу тәкъдимне дә хуплап күтәреп ала.

   Текстсыз сөйли Динә, каушамый, югалып калмый.  Хәтта Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна  Петровна Ларионова  аңа  янына барып мактау сүзләре әйтә. Шулай  ук Динә  укыган уку йортына да шалтыратып,  Динәнең уңышлы чыгыш ясавы өчен, аны укыткан укытучыларга рәхмәтен белдерә.

Шундый ук хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен Әтнә районы башлыгына да җиткерәләр. Алар үз чиратында Динәне тәрбияләгән  әнисе Райлә Садуллаевага да рәхмәт белдерәләр.

    Динә Сәгыйтованы җомга көнне  ТНВ каналының “Яшьләр тукталышы” тапшыруына да төшерделәр. Рәхим итеп, якшәмбе көнне, иртәгә карый аласыз.

Без дә үз чиратыбызда Динәне уңышлары белән котлыйбыз, җиңүләрең,  үрләрең алда булсын.  Әтнә исемен еракларга ишеттер әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев