Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Әтнәләр Арчаны күтәрә

Әтнәләр - Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Борһанов белән ТНВның "Башваткыч" тапшыруының мөхәррире Әлфирә Мәһдиева, Әтнәдә безнекеләрдән дә күп булучы, Әтнәне бездән дә ныграк яратучы режиссер Зөлфирә Мөхәммәдиева Арчаның яшь армиячеләрен әлеге тапшыруга әзерләделәр.

Билгеле инде алар гына түгел, булышучылары күп булды. Безнекеләр - оештыручылар. 

 Уйнап та күрсәттеләр. Җаваплы кеше - хәрби комиссар. Ут уйнаттылар. Үзләре мәктәп укучылары гына, әнинди белемле, мәгънәле яшьләр. Район җитәкчелегенә, мәгариф бүлегенә рәхмәт. Ярдәм иткәннәр. Уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Телләре телгә йокмый. Кем ярдәм иткән, барысы да сокланырлык кешеләр.Эфирга 1-2 сентябрь көннәрендә чыгачак, - ди якташыбыз Әлфирә Мәһдиева. 

Арчаларга сокланабыз, үзебезнекеләр белән горурланабыз. Күршеләрнең уңышын күрә белгән, алар өчен ихлас шатланган Әтнә егет-кызларына хөрмәт гел арта.

- Алла боерса, сентябрь ахырларына призывниклар белән катнашырга исәп итеп торам. Анысына үзебезнең Әтнә егетләрен дә катнаштырам, - ди хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы.

Алары белән дә горурланырга язсын. Безнекеләр тотынган эш начар булмас.

Астагы фотода:  сулдан уңга - Әлфирә Мәһдиева, Алмаз Борһанов, тапшыру редакторы Миләүшә Гарипова, Зөлфирә Мөхәммәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев