Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

"Ярлыкагыл!" Гөлүсә Батталова - башкаланың шигырь бәйрәмендә

Бүген районыбыз шагыйрәсе, "Күңел чыңы" түгәрәгенең әдәби консультанты башкалада узган шигырь бәйрәмендә яңа табадан төшкән шигырен укыды.

Елый-елый "Туган тел"не җырлыйм -
Бер йөрәктә бүген мең хәнҗәр!
Үз ярасы җөйләнмәгән дөнья
Минем әрнүләрдән бихәбәр.

Ярлыкагыл! Күз яшемне кичер!
Мескен заттан түгел кавемем!
Дәвер иярендә җир тетрәткән
Гаярьлекне йөртә калебем.

Дәүләтле дә, гайрәтле дә чагым
Төшләремдә канны котырта.
Елый-елый "Туган тел"не көйләп,
Ясин чыктым бүген коллыкка.

Ярлыкагыл! Горур карашымның
Сискәндерсә яшьле пәрдәсе.
Таш бәгырьләр байтак, ә кайда соң
Үз халкының йөрәк парәсе?

Табылыр күк җир тетрәрлек кодрәт 
Үз тарихың үзең язалсаң!
Илен бирмәс батыр алиһә мин
"Туган тел"не җырлап еласам!
26.04.2019
Гөлүсә Батталова
#шигырь
#гөлүсәбатталова 
#сәламгабдулла

Фото:https://vk.com/id10122063

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев