Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

31 июльгә һава торышы

31 июльгә һава торышы һәм ай календаре

31 июльдә алмашынучан болытлы һава. Төнлә кыска вакытлы, ә көндез кайбер районнарда көчле яңгыр көтелә. Урыны белән яшен, боз булырга мөмкин. Көньяк, көньк-көнбатыштан көнбатышка күчүчән уртача тизлектә җил, көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +15.+20˚, ә көндез — +26.+31˚

Кимүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.

Яшелчәләрне органик ашлама белән тукландырырга, су сибәргә. Суган, сарымсакны җыеп алу өчен уңышлы көн. Чүп үләннәреннән арынуны дәвам итәргә. Бакча җиләгенең корыган һәм саргайган яфракларын алырга. Җиләк-җимеш агачларының кырыйдан чыгарган ботакларын кисәргә. Кура җиләге куакларын эшкәртергә. Дару үләннәрен, тамырларын җыеп, әзерләп куярга.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/weather/30-07-2021/31-iyulg-ava-toryshy-m-ay-kalendare-5832108

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X