Исерек йөртүче - судта җавап тота
Юл иминлеге

Исерек йөртүче - судта җавап тота

«8-14 октябрь көннәрне районыбыз юлларында автоинспекторлар тарафыннан 10 Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде», — дип хәбәр иттеләр автоинспекция бүлекчәсеннән.

Аерым алсак, юлда кабат исерек хәлдә транспорт йөртүдә шикләнелеп 1 кеше тоткарланган.

Исегезгә төшерәбез — аңа суд залында җавап тотарга туры киләчәк. Ә исереклек расланса зур суммада административ штраф түләп, озак вакыт рульдән аерылып торачак. Кызганычка каршы, шушы ук чорда 1 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән.

Мондый ДТПларның сәбәбе күптөрле һәм аларның берсе — тиеш булмаган урында алда баручы транспортны узарга чыгу нәтиҗәсендә килеп чыга. Узган атнада безнең юлларда да шундый 1 «обгон» расланган.

Газетада күпме генә язуыбызга карамастан, балаларны махсус креслосыз йөртүчеләр кимеми — бу чорда шундый 2 очрак ачыкланган. Автоинспекторлар хезмәте күпкырлы — шушы ук көннәрне административ штрафын түләмәгән 2 йөртүче дә җавапка тартылган. Янә кызгану хисе белән телгә алырга туры килә — тонировкасы тиешледән артык булган 3 йөртүче тоткарланган.


Нет комментариев