Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әбиләр чуагы кайчан башлана

Озакка сузылган суык көннәрдән соң, "Әбиләр чуагы" башланамы.

Халык сынамышлары буенча, Россиядә "Әбиләр чуагы" 14 сентябрьдән соң башлана. Әмма РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд бу мәгълүматны кире какты.

Аның сүзләренә караганда"Әәбиләр чуагы" сентябрь һәм октябрь айларының беренче декадаларында, теләсә кайсы көнне булырга мөмкин. Шул ук вакытта салкын  һава торышыннан соң булган аяз көннәр, ул әле "Әбиләр чуагы" дигән сүз түгел, диде ул. 

- "Әбиләр чуагы" озакка сузылган һава торышыннан соң булган җылы көннәр ул. Тик ул көннәрнең рәхәтен кичергәнче, безгә яңгырларга чыланырга, туңып алырга туры килә,  - дип билгеләп үтте Вильфанд.

Метериологик "Әбиләр чуагы" Азов антициклоны килү белән бәйле күренеш. Ә бу күренеш исә - өч елга ике тапкыр гына була ала.

Чыганак http://tatpressa.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев