Техникаларны кышкы саклауга кую торышы һәм авыл хуҗалыгы машиналары ремонты барышын тикшерү кысаларында Әтнә авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты Ахметгалиев Камил һәм Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе Сабиров Рафил район хуҗалыкларын карадылар.
Ремонт эшләре барысында да башланган, дефектовкалар үткәрелеп, запчастьләр кирәгенчә кайтып тора. Саклауга куелган техникаларда булган кимчелекләр урында күрсәтелеп, аларны вакытында бетерү максаты куелды.
Нет комментариев